Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:16

“Русия кәгазь макулатурасына күмелеп калды. Кәгазь өермәсе астында калган илгә, иң беренче чиратта, гади халыкка кыен. Шул кәгазь боткасын тоту өчен генә дә миллиард сумнар исраф ителә”, диелгән “Безнең гәҗит”нең соңгы санында.


Сәйдулла Кутушев “Кәгазь боткасы” мәкаләсендә компьютер, электрон элемтә заманы булуга карамастан, Русия халкының төрле оешмаларда бер кәгазь алу өчен сәгатьләр буе чират торуы, көн дәвамында бер тәрәзәдән икенчесенә алҗып йөрүе турында тәфсилләп яза. Мисал итеп үзенең ЮХИДИда булган хәлләрен тасвирлый.

“Машинаны сатмакчы идем. Шуны ЮХИДИда хисаптан төшердем. Беренче машинам түгел инде, юкса, 3-4 елга бер тапкыр мөрәҗәгать итәргә туры килә, әмма һәр килүем беренче тапкыр кебек: аңгыраеп йөрим. Үзем җүләр дә кебек түгел инде. Бер тәрәзәдән икенчесенә мөрәҗәгать итеп, бинадан километр ераклыктагы экспертиза үткәрүчеләр янына чабып йөрисең. Экспертиза үткәрүче капитанга: “Йөгереп йөри-йөри, спортчы булдым инде”, дип шаярттым. Елмайды теге. Әмма ул көнне эшемне бетерә алмадым әле. Икенче көнне генә тапшыра алдым номерларымны”, дип яза автор.

Мәкаләдә язылганча, бүген шушы кәгазь боткасында интегеп йөрүчеләр алҗудан гарык булып теге яки бу оешмага барганда, үзе белән күчтәнәчен алып бара. Билгеле, күчтәнәч кәгазь боткасында буталмаска ярдәм итә.

“Безнең илдә коррупцияне җиңү өчен, иң беренче чиратта, бюрократияне бетерергә кирәк, ә бүген илгә бюрократлар хуҗа. Совет чорының популяр артисты Аркадий Райкинның бер юморескасы хәтеремдә. “Справка на справке” дип исемләнгән иде бугай, хәтерем ялгышмаса. Бер белешмә алу өчен, икенче белешмә кирәк. Икенчесенә өченчесе таләп ителә. Инде ахырына чыгып җиткәндә, беренчесенең очы югалган була. Я вакыты чыга, я түрә үзгәреп куя: яңа имза, яңа мөһер кирәк аннан.

Моның ни икәнен фатирыбызны хосусыйлаштырганда күрдек. Артыннан йөрү өчен отпуск кына җитмәде. Әле ярый хатыным миңа караганда мәшәкатьсезрәк эштә. Алайса, 1 елда гына очына чыга алмас идек. Шул белешмәләр өстенә белешмәләр алыр өчен генә дә күпме акча түктек…”, дип яза Сәйдулла Кутушев.

Тиле кулына кылыч тоттырсаң…

Кыбырсып мал җыюның, кешене азындырган төрледән-төрле уңайлыкларның, нәфес-комсызлыкның чиге, азагы бармы? Мондый ашкыну кая илтеп җиткерәчәк? Бу мәкаләдә автор Наил Шәрифуллин исәпләшергә теләмәгән, әмма якын киләчәктә язмышыбызны билгеләүче сорауларга җавап эзли.

“Авыр булачак безгә. Хаталарны, гаепләрне аңлый алмаганга. Кешелек җәмгыятенә, инсанияткә һаман ипле акыл иңеп җитмәгән шул әле. Ул әле сабыйлыкта кала. Хаталар күплеге, “уенчыкларга” мөкиббән китү, ягъни куллану шаукымы, “мультикларга” яки развлекухага хирыслык шуның белән аңлатырга буладыр. Баланы туры юлга бастырырга ярый да ата-анасы бар. Ә кеше затын кем акыллы итәчәк?

Сабыйлык чире генәме соң? Борынгы греклар идарәне холыксыз кешегә бирү ул – тиле кулына кылыч тоттыру, дияргә яратканнар. Әлегә безнең белән күбрәк бабаларыбыз маймыллардан калган гадәтләр идарә итә. Инстинктлар.

Андый хайвани идарә белән бары тик рухи байлыкларны өстен күрү, үстерү, бөек акыл ияләре мәңгелек дип исәпләгән, алда саналган кыйммәтләр өстенлегенә кайту гына нәтиҗәле көрәшә алыр иде. Әмма дөнья бүген “материалистлар” кулында. Кешелек әле тозакта… Кылыч ботакны чәрдәкли тора…”, дип тәмамлый үзенең мәкаләсен Наил Шәрифуллин.

Галәмнән хәбәр килгән

“Могҗизалы дөнья” шәлкемендә Эльвира Фатыйхованың “Галәмнән хәбәр килгән” мәкаләсе урын алган. Журналист редакциягә килгән хатка ачыклык кертү өчен Мамадыш районына юл алган.

“Күптән түгел генә редакциябезгә бик калын хат килеп төште. 12 битле 6 дәфтәрдән торучы шундый ук хәбәр (шул ук күләмдә һәм эчтәлектә – авт.) узган ел бер килгән иде инде. Беренчесендә аны җитди кабул итмәдек, чөнки “Аллага чынлап буйсынырга вакыт” дип исемләнгән һәм Хозыр Ильяс дип имзаланган бу дәфтәрләр билгеле бер секта “дәреслеген” хәтерләтте. Икенче тапкырында да шундый ук дәфтәрләр алгач, әлеге авторның үҗәтлеген бәяләп (6 дәфтәрне язып тутыру өчен күпме көч һәм вакыт кирәк, ләбаса), аның белән танышып кайтасы иттек.

Өстәвенә, соңгы килгән дәфтәрләрнең берсендә теләсә-кемне җәлеп итәрдәй берничә кызыклы җөмләгә дә юлыктык. Хат авторы билгесез очучы объект һәм аның тарафдарлары белән очрашуы, аралашуы турында искәрткән һәм тиздән дөнья бетәчәге хакында да кисәткән иде безне”, дип яза Эльвира Фатыйхова.

Хат авторы Наил Әхмәтшин үзенең “НЛОвтлар” (ул үзе аларны шулай дип йөртә) белән очрашуы турында сөйләп биргән.

“Үзем аларны күрмим. Безнең авылда бер өйләнмәгән егет бар. Аңа 40 яшь. Авылда аны сәер кешегә саныйлар инде. Салгалап та йөри ул. Менә шул аларны күрә. Иң беренче тапкырында да шул Марат миңа килеп аларның янымда йөрүен әйтте. Өч күзле ди алар. “Син үзең дә караңгыда лампочка кебек янасың”, ди. Үзем турында үзем генә белгән әллә нинди сораулар биреп, Маратны тикшереп карыйсы иттем. Ул читкәрәк китә дә, тегеләр белән аралашып алгач, һәр соравыма төп-төгәл җавап бирә.

Ышанмый хәлем калмады. Бер зур амбар дәфтәренә, җавап өчен урын калдырып, үземне кызыксындырган сорауларны язып бирдем, Марат тегеләр ярдәме белән шунда җавапларны язды. Гипнозланган халәттә яза икән ул аларны. Шуңа күрә язуы да үзенекенә охшамаган, башка төрле”.

“Алар – Алла белән безнең арада арадашчы. Без алар кул астындагы уенчык кебек кенә. Аларга безнең яшәү рәвеше ошамый. Менә бит, дәфтәрдә барысы да язылган. “Үзегезне күп беләбез, дип уйлыйсыз, ләкин сез берни дә белмисез”, – диелгән. Җир шарындагы аномаль, глобаль катаклизмнар да – алар эше. Җирдәге хәлләрне күреп алар Аллага кайтып әйтәләр икән”, дип аңлата Наил Әхмәтшин “НЛОвтлар”ның Җиргә килү максатын.

“Ул амбар дәфтәрен мин дә күрдем. Анда Путинга кагылышлы сораулар да, яман шеш, наркомания, шикәр чире кебек авырулардан дәва хакында сораган урыннар да бар. Путиннан соң да илгә рәт кертүче килмәячәк, дигән җавапны күреп, бераз кәеф төште-төшүен. Шулай ук тиздән бөтендөнья океанының сулары 60 метрга күтәреләчәк һәм ярты дөньяны су басачак дигәнгә дә ышанасы килмәде… Шуның ише кызык-кызык фактларны күп очраттым”, дип яза журналист Эльвира Фатыйхова.
XS
SM
MD
LG