Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты Медведев Мәскәүдә Үрдүн патшасы Габдулла Икенче белән очрашты


Дмитирй Медведев (с) Габдулла Икенчене каршылый
Дмитирй Медведев (с) Габдулла Икенчене каршылый
Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәүгә эш сәфәре белән килгән Үрдүн патшасы Габдулла Икенче белән очрашты.

Мәскәү янындагы Горки утырасында үткән сөйләшүләрдә сүз Якын Көнчыгыштагы һәм Төньяк Африкадагы вәзгыять, Фәлестин-Израиль низагын чишү һәм икеяклы хезмәттәшлек турында барды.

Үрдүн патшасының Русия сәфәре төбәктәге илләрдә киеренкелек дәвам иткән чорга туры килә. Халык күтәрелеше нәтиҗәсендә Тунис белән Мисырда хакимият алмашты, Либиядә ватандашлар сугышы башланды. Үрдүндә дә халык реформалар таләп итеп урамнарга чыкты.
XS
SM
MD
LG