Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

Рифкать Миңнеханов: “Могҗиза көтәргә кирәкми!”


Рифкать Миңнеханов журналистлар алдында соңгы 3 айга нәтиҗә ясый

Рифкать Миңнеханов журналистлар алдында соңгы 3 айга нәтиҗә ясый

Чәршәмбе Татарстанның ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов юл хәрәкәте инспекциясенең быелгы эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, соңгы елларда юл бәла-казаларының кимүен белдерде. Ләкин әле бу барысы да май да бал дигән сүз түгел.


Күптән түгел “Русия юллары иминлеге өчен” төбәкара иҗтимагый үзәге үз интернет-битендә Казан юлларын иң начар дип язды. Бу уңайдан пәрәвездә бәхәсләр купты, Татарстан башкаласы даны өчен җан атучылар, мэрия, шәһәрнең юл хәрәкәте иминлеге идарәсе башлыгы, безнең юллар алай ук начар түгел дип, сүз уйната башлады.

Республиканың ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов та журналистлар белән очрашуда Татарстан юлларындагы хәлләрне артык күпертмәскә, объектив фикер йөртергә чакырды. Миңнеханов белдергәнчә, Универсиада кебек күләмле төзелешләр барганда, Казан юллары яхшы хәлдә саклана алмый.

Машиналар елдан-ел арта, бүген Казанда 287218 автомобиль бар икән. Боларга өстәп башка шәһәрдән, район-авыллардан килүчеләр бар. Әйтүләренә күрә, юл салучы оешмаларны да җаваплылыкка тартканнар, ләкин могҗиза көтәргә кирәк түгел, ди Миңнеханов.

Шулай ул төбәкара иҗтимагый үзәк үткәргән күзәтүне дә шик астына куйды ул. Аларның шәхси тикшерүләреннән чыгып, Казан юлларын иң начар дию Татарстанның абруена тәэсир итә икән.

Машина йөртүчеләрне замана техникасы дөрес йөрергә өйрәтә

Республиканың ЮХИДИ башлыгы быелгы эшчәнлекләренә нәтиҗә ясап, соңгы 3 ай эчендә Татарстан юл һәлакәтендә үлүчеләр саны кимүен әйтә. Юлларда фото-видеога төшерү җайланмаларының булуы күрсәткечләрне яхшыртуга зур өлеш керткән. Машина йөртүчеләр “бәхет хатлары”, ягъни штраф килүдән куркып, кагыйдә бозмыйча йөри башлаган.

ЮХИДИ башлыгы хәбәр иткәнчә, 3 ай эчендә Татарстандагы фото-видео төшерү җайланмалары тизлекне арттыруда 366 487 очрак теркәгән. Кызыл төскә 22287 машина үткән, дөрес урынга туктамаган 65420 машина тотылган.

Фото-видео җайланмалар артканнан-арта

Икенче атнадан җәяүлеләргә юл бирмәүчеләрне төшерүче видеокамералар эшли башлаячак, ди юл хәрәкәте иминлеге өчен җаваплы җитәкче. Алга таба саклык каешы кимәүне, машина утларын яндырып йөрмәүне дә махсус җайланмалар теркәп барачак. Болардан тыш юл иминлеге хәрәкәте өчен җаваплы хезмәтләрнең машиналарыннан тизлекне билгеләү җиһазы да алыначак.

Озын чиратта торасың килмәсә, акча түлисең

Замана техникасы эшли башлау белән юл хәрәкәте иминлеге инспекторларының эшләре җиңеләя дип уйларга мөмкин. Тик Рифкать әфәнде хезмәткәрләрнең җитмәвен әйтә, Казанда бигрәк тә. Шуңа да кыскартулар күбрәк районнарда булачак.

Казан юлларын саклаучы ЮХИДИ хезмәткәре (яшел киемнән)
Универсиада алдыннан башкаладагы юл сакчылары саны кимемәячәк. Хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, юл казасын теркәүнең ике юлы барлыкка килгән.

Бу хакта Казан хокук яклау үзәге "ЮХИДИлар канун боза" дигән мәгълүмат чыгарды. Әлеге мәсьәләне Рифкать Миңнеханов хезмәткәрләр җитмәү, чиратның күп булуы белән аңлатты.

ЮХИДИдан кирәкле кәгазь алырга теләгән кеше ике юлны сайлый ала, я түләүсез озын чиратка баса, я “ЦАПО+” дип исемләнгән ширкәт аркылы 100 сум түләп, бу эшне тизләтә ала. Монда бернинди мәҗбүрләү юк икән.

Миңнеханов үзенә каршы имза җыючыларны белә

Күптән түгел “Азатлык” интернет-битендә “Машина йөртүчеләр федерациясе”нең Казан бүлеге Рифкать Миңнехановка каршы тавыш җыюлары турында язган иде. Татарстанның ЮХИДИ башлыгы алар турында хәбәрдар булуын әйтте. Ул, “Без һәркемгә ачык, килсеннәр – сөйләшербез...”, дигән мәгънәдә кыска җавап кайтарды.

ЮХИДИ башлыгы да кагыйдә бозмаска тырыша

Гомумән, Рифкать Миңнеханов журналистлар белән очрашуда шактый кызыклы мәгълүмат китерде. Бигрәк тә фото-видео төшерү җайланмаларының барлык кешене бертигез күрүе турында.

Имеш, замана техникасы бер министрның сигез тапкыр кагыйдә бозганын төшергән, һәм ул штрафны үз кесәсеннән түләргә мәҗбүр булган. Рифкать әфәнде белдергәнчә, ул үзе 2008 елдан бүгенге көнгә кадәр 4 тапкыр юл кагыйдәсен бозган, соңгы очрак 2010 елның сентябрь аенда була.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG