Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:35

13 апрельдә Татарстан мөселманнары мөфти сайлый. “Солтан” мәчете имам-хатыйбы мөфтилеккә нинди програм белән чыга? Мөфти сайлау корылтае алдыннан Камил хәзрәт Бикчәнтәй белән әңгәмә кордык.


Диния нәзарәтенең 13 март көнне Казанда үткән пленумы мөфти вазифасына өч намзәт сайлады. Шуларның берсе – Казанның “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил хәзрәт Бикчәнтәй.

Хәзрәт, Татарстан мөселманнарына ниләр вәгъдә итәсез? Мөфти булсагыз нәрсә эшләр идегез? Програмыгыз бармы?

– Безнең програм – Коръән, пәйгамбәребез хәдисе, сөннәте һәм хәнәфи мәзһәбе. Бу – төп әйберләр. Эшчәнлекне карасак, яшьләребезгә бабаларыбызның 1000 еллык мирасын өйрәтү, олуг шәхесләребезнең тәгълиматларын карау.

Ислам банкын үстерергә кирәк. Чөнки башка банкларда процент алалар. Ә бу – мөселманга хәрам. Ислам банкы гади халыкка, эшмәкәрләргә дә кирәк. Моны экономик яктан нигезле, тотрыклы дип уйлыйм.

Яшьләр белән аңлашу табарга кирәк. Алар төрле фикерләр әйтеп куя. Безнең заманда өлкән хәзрәтләр бар иде. Аларны хөрмәт иттек.

Мөфтиятнең төзелешенә килгәндә, мөфтине сайлап куярга кирәк. Анда бөтен мәчетләр катнашырга, һәркем теләгәнен әйтергә тиеш. Әмма мөфти сайлангач, яман кешене сайладык дип, зарланып йөрмәскә кирәк. Мөфти диннең төп принципларын бозмаса, аның белән бергә эшләү дөрес. Пленум чыгарган өч намзәт тә мөфтилеккә лаек.

Камил хәзрәт, 13 гыйнвар белән 13 апрель аралыгында дин өлкәсендә килеп туган вазгыятьне ничек бәялисез?

– Кимчелекләр бар. Бу нигезләмәгә дә кагыла. Мөфти ике срокка гына сайланырга тиеш. Яшерен төстә тавыш биреп сайларга кирәк.

Татарстанда мөселман өммәте бер. Әйтик, кайвакыт имамнарны башка юнәлешләрдә торуда гаеплиләр, ләкин алар төп урынны алып тормый. Ник дигәндә, татарның 1000 еллык үз тарихы, мирасы бар. Яшьләребез укып кайтып, бу җирлектә кыенлыкларга очрый.

Каршылык бар дисез?

Ансыз булмый. Бер-беребезгә ярлык тагуны, син мондый, тегенди диюне, гомумән, син дигән сүзне онытырга кирәк. Без дигән сүз белән эш итәргә кирәк. Шуңа яшьләргә игътибарны арттыру сорала.

Диния нәзарәтенең дәүләт белән мөнәсәбәтләре ничек алып барылырга тиеш?

– Без дә шул дәүләттә бит. Моңарга без гаепле түгел. Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев белән яхшы гына эшләдек, аңа һаман да уңай карыйбыз. Яңа президент Рөстәм Миңнехановны да кырыйга куймыйбыз. Ул да Шәймиев белән бергә эшләде.

Дин белән дәүләт мөнәсәбәтләренә килгәндә, дин дәүләттән аерылган диелсә дә, ул сәясәттән генә аерылган. Хөкүмәт сәяси, икътисади, социаль эшне алып бара. Дин кулында әхлак кына бар.

Ни генә булса да, без хакимияткә барабыз. Безнең кулда бернәрсә дә юк. Шуңа күрә хакимият киңәшле эш алып барса, яхшы булыр иде. Хакимият дин эшенә катнаша дип әйтәләр, ләкин ул тыгылмыйча да булдыра алмый. Кешедә рак күзәнәкләре булган кебек, аны туктатып булмый. Радикаллар да бар. Аны яшерәсе түгел.

Кемнәр алар, ваһһабилармы, сәләфиләрме?

– Татарстанда әле аны аңлаган кеше юк. Алар татарның 1000 еллык дини гореф-гадәтенә үзгәрешләр кертергә тырышып карый, ләкин ул алай гына булмый әле.

Мин үзем хакимият белән бергә яшәргә кирәк дип уйлыйм. Хәзер атеистик вакыт түгел. Конституциядә һәркемгә ирек кылынган. Моны яшьләргә аңлатабыз. Динчеләргә дәүләт беркайчан да сәяси хакимият бирми.

Камил хәзрәт, Русиядә урыс православ чиркәвенең беренче урынга чыга баруына ничек карыйсыз?

– Дөресен генә әйткәндә, алай дип уйламыйм. Дини әйбер өстән кушыпмы, ирекле рәвештә үтәлергә тиешме? Русия конституциясендә православие башка диннәр белән тигез. Әгәр кемдер бу хәрәкәтне алып бара икән, йоклап торган кеше йоклап кала инде. Йоклап ятсаң, күршең, әлбәттә, яхшырак яши. Тырыш! Эш нидә?

Конституция барыбызны да тигезләп куйган. Тип-тигез. Мондый хәлнең Русия дәүләтчелегендә булганы юк. Патша чорында мөселманнар кысылды, коммунистлар вакытында мөселманнарга да, христианнарга да рәт булмады, ә хәзер тигезлек. Бары эшләргә кирәк. Мәчетләр бар. Чиркәүләр дә ачык. Мәдрәсәләр дә эшли, семинарияләр дә ачык. Балаларга дин өйрәтергә кирәк. Аларны гаепләүдә хикмәт юк.

Татар милләте, мөселман өммәте киләчәге ничек булыр?

– Коръәндә милләтләрнең кыямәт көненә чаклы яшәячәге әйтелгән. Бер генә милләт дә, үзен өстен санап, башкалар белән идарә итә алмаячак.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG