Accessibility links

Кайнар хәбәр

Португалия Европа Берлегеннән финанс ярдәме сорый


Жозе Сократес үз утырмасыннан халыкка хөкүмәт карарын игълан итә.
Жозе Сократес үз утырмасыннан халыкка хөкүмәт карарын игълан итә.

Португалия читтән ярдәм зарурлыгын айларча инкяр итсә дә, ахыр чиктә Брюссельдән акча сорарга булды.

Португалия Европа Берлегенең финанс ярдәменә мохтаж булачагын айларча кире кагып килгәннән соң, ахыр чиктә барыбер ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булды.

Португалиянең вакытлыча вазифа башкаручы хөкүмәте илнең икътисадын коткарырга ярдәм итүне сорады.

10,5 миллион халкы булган Португалия берлектәге финанс ярдәме сораучы өченче ил. Былтыр Греция белән Ирландия дә Европа Берлегеннән финанс ярдәме алырга мәҗбүр булды.

Европа Берлеге рәсмиләре хәзер Португалия финанс базарындагы хасталыкның илдән читкә чыгып икътисады күпкә зуррак булган Испаниягә күчүенә юл куймаска тырыша.

Португалиянең премьер-министр Жозе Сократес хөкүмәте премьерның илдәге бюджет дефицитын авызлыклау тырышлыклары парламентта кире кагылганнан соң вазифасыннан китүен игълан итте.

Шуннан соң Португалиянең бурычка акча алып тору бәясе моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә күтәрелде.

Июнь башында үтәчәк сайлауга кадәр премьер вазифаларын башкаручы Сократес чәршәмбе кичендә хөкүмәтнең котылгысыз адымын игълан итте.

“Мин ил мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиешмен. Бүген Португалия хөкүмәте илдәге финанс шартларын, финанс системыбызны һәм икътисадыбызны саклап калу өчен Европа комиссиясеннән финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә булды һәм без моны конституциянең хөкүмәт эшчәнлеген билгеләүче кысаларына туры китереп эшлибез. Мин моны инде республика президентына хәбәр иттем һәм аннан моны башка фиркаләргә дә җиткерү өчен үзе кирәкле дип санаганны эшләвен сорадым”, - диде Сократес.

Моңарчы Сократес Европа Берлегеннән ярдәм сорауга айларча каршы чыгып килгән иде. Хәзер исә ул илнең Европа Берлегеннән һәм Халыкара валюта фонды кебек башка халыкара оешмалардан ярдәм сораудан башка чарасы калмады дип белдерә.

Сократес шулай ук ил икътисадында кырыс чаралар зарурлыгына да басым ясады. Узган атнада аның бу тәкъдиме парламентта кабул ителмәгән иде.

Еврозона рәсмиләре исәпләвенчә, алдагы 3 елда Португалия Европа Берлегеннән һәм Халыкара валюта фондыннан 60-80 миллард евро алырга охшый.

Әмма Португалия бу акчаны бурычка алу өчен кырыс таләпләргә дә ризалашырга тиеш булачак. Португалиядә сайлау алды көрәше башланганда Лиссабонның Европа Берлеге белән ул таләпләр турында килешүгә никадәр тиз ирешә алачагын чамалау шактый кыен.

Европа Берлеге рәсмиләре сөйләшүләрнең тиз арада башлана алуын әйтсә дә, бурычка акчаның бары тик тулы вәкаләткә ия хөкүмәт белән килешү имзаланганнан соң гына биреләчәген белдерде.

Берлекнең икътисад өчен җаваплы баш вәкиле Олли Рейн исә, Португалиянең бу адымын хуплап бу 17 илне үз эченә алган барлык еврозона мәнфәгатьләренә туры килә, диде.
XS
SM
MD
LG