Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Либиядә нефть коеларын бомбалавын кире кага


Либиядәге нефть үткәргечләр
Либиядәге нефть үткәргечләр

НАТО Либиядә нефть чыгара торган урынны бомбалавы турында хәбәрне кире кагып, моның өчен Каддафи көчләрен гаепли.

НАТО Либиянең көнчыгышында нефть чыгара торган урынны бомбалавы турындагы хәбәрне кире кагып, моның өчен Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи көчләрен гаепләде.

Либия тышкы эшләр министры урынбасары Халәт Каим, НАТОның Сарир нефть ятмасы тирәләрен бомбалавы нәтиҗәсендә Урта диңгездәге портка таба сузылган нефть үткәргечкә зыян килде, дип белдергән иде.

Әмма НАТО бу гаепләүне "ялган" дип кире какты.

Либиядәге "Татнефть" нефть коесы
Либиядә ватандашлар сугышы башланганга кадәр "Татнефть" ширкәте дә анда берничә ел буе нефть чыгару эшендә катнашып килгән иде. Чуалышлар башлангач Татарстан нефтьчеләре аннан китәргә мәҗбүр булды.

Либия халыкара элемтә төркеменең беренче утырышы 15 апрельдә Катар башкаласы Доһада үтәчәк.

Пәнҗешәмбе бу турыда Британия тышкы эшләр министрлыгы белдерде.

Көнбатыш илләре, гарәп дөньясы һәм халыкара оешмаларның вәкилләре кергән төркем Либиядәге халыкара хәрби чараның сәяси җитәкчелегендә булачак.

Брига тирәсендә гыйсъянчы көчләр ракетлар белән һөҗүм итә
Либиянең төньягында президент Мөәммәр Каддафи көчләре гыйсъянчылар кулындагы Мисурата шәһәрен утка тотуны дәвам итте. Илнең көнчыгышындагы Брига порты тирәсендә дә бәрелешләр дәвам итә.

Гыйсъянчылар НАТО һәрби очкычлары үзләренең һава һөҗүмнәре белән җитәрлек ярдәм итми дип зарлана.

НАТО җитәкчелеге исә, Каддафи көчләре тыныч халыкны тере калкан буларак куллана, ди.
XS
SM
MD
LG