Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Хизб ут-Тәхрир әгъзасы булуда шикле алты кеше тоткарланган


Башкортстан эчке эшләр министрлыгы Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсе белән берлектә Русиядә тыелган Хизб ут-Тәхрир оешмасы бүлеге әгъзалары йортларында тентүләр үткәреп алты кешене тоткарлавын белдерә.

Министрлык 6 апрельдә Уфада һәм Уфа районының Алексеевка бистәсендә оешма әгъзалары яшәгән 12 урында тентүләр үткәреп илдә тыелган күп кенә дини китаплар, Хизб ут-Тәхрир өндәмә-листовкаларын һәм копьютерларны кулга алуын һәм тикшерүгә җибәрүен белдерә.

1976-1992 елларда туган, Хизб ут-Тәхрир әгзасы булуда шикләнелүче 12 кешенең тикшерелүе, аларның алтысының тоткарлануы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG