Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядән мөһаҗирләрнең яңа ташкыны кузгала


Русиядәге акчалы кешеләр илдә калырга теләми. Аларны киләсе елда булачак президент сайлаулары алдыннан сәяси билгесезлек өркетә.

Чит илләрдә эшләүче консалтинг ширкәтләре дә Русия мөһаҗирләренең күп булуын белдерә. “Без моны өченче дулкын дип атыйбыз”, ди 90нчы еллардан бирле Көнбатыш Европада төпләнергә ярдәм итүче консалтинг ширкәте вәкиле Нури Кац.

Беренче дулкын Советлар Берлеге таркалгач күтәрелгән иде. Узган гасырның 90нчы еллары ахырында Русиядә булган кризис сәбәпле, күпләр икенче дулкын булып чит илләргә китте.

“Миңа калса, Русиядәгеләрнең бер буыны – 25 яшьтән 45 яшькә кадәр булганнар илдән качу турында җитди уйлана башлады”, ди белгеч. Бигрәк тә аларны хакимияттәгеләрнең тагын 12 ел утырырга җыенуы киләчәкләре турында уйланырга мәҗбүр иткән.

Чит илләрдә төпләнү юллары турында киңәшләр бирүче ширкәтләргә хәлле кешеләр көннән-көн күбрәк мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хәл өченче дулкынны хасил иткән.

Көнбатышның үз кануннары

Көнбатыш кануннарының үз тәртибе бар. Мисал өчен, Кушма Штатларда яшәү хокукы бирүче “яшел таныклык”ны тиз генә алу өчен кимендә 1 миллион доллар инвестиция кертү кирәк. Британиядә яшәү хокукы тагын да кыйммәтрәк тора. Канада исә, Русиядә 90 елларда кыргыйларча хосусыйлаштыру нәтиҗәсендә “яңа русияле"ләрнең (“новые русские”) ничек итеп милекләре барлыкка килүне дәлилләүләре белән килешергә теләми.

Балтыйк Буе белән Болгарстан, Европа Берлегенә кергән илләр буларак, Русия инвесторларына үзләрендә озак яшәү хокукы бирергә җыенуын әйтә. Әмма монда да үз нечкәлекләре бар. Мәскәүнең элекке башлыгы Юрий Лужковка Латвиядәге милеге дә ярдәм итмәде, киресенчә, үзенең дорфалыгы аркасында илгә үткәрергә ярамаучылар исемлегенә эләкте.

Русиядән акыл китә

Русия мөһаҗирләренең төгәл саны юк. Соңгы җанисәп илдә яшәүчеләр 2 миллион 200 меңгә кимегәнне күрсәтә. Ирләрнең күпләп үлүе һәм балалар әз туу кимүдә төп сәбәпләрнең берсе булып тора.

Элегрәк илдән 1 миллион 250 мең кешенең, ягъни 300 меңләп гаиләнең китүе турында әйтелгән иде. Әмма бу саннар төгәл түгел. Илдән күбрәк кеше киткән.

“Китүчеләрне хайваннар көтүе кебек, өлешләп исәпләргә ярамый. Урам себерүчеләр түгел, ә инженер, табиб, галимнәр китә”, дип язып чыккан иде “Московский комсомолец” газеты. Бу илнең эчке сәясәте һәм рухи хәленең чирле икәнен күрсәтеп тора.

Ришвәтчелек Русияне чолгап алган


Русия авыл хуҗалыгындагы эре ширкәтләрнең берсе “Русагро”: “Русиядә бизнес федераль һәм җирле хакимиятләрнең рәсми һәм рәсми булмаган ярдәменә мохтаҗ”, дип ачыктан-ачык белдергән иде. “Русагро” үзләренең артында зур йогынтыга ия сенатор Вадим Мошкович гаиләсе торганга горурлык белдерә.

“Русагро” үзенең хиссәләрен (акцияләрен) Лондон биржасына урнаштырырга җыена.

Шулай ук Русиянең газ патшасы - “Газпром” хиссәләрен сатып алучыларны Русия мәхкәмәләренең коррупциягә чумган булуы турында кисәтте.

“Русия тимер юллары” ришвәт белән хакимиятләргә һәм мәхкәмәләргә йогынты ясарга мөмкин икәнен әйтә.

Көнбатыш инвесторлар алдында да сорау туа. Алар алга таба югалтулар куркынычы янаган керемнәргә җөрьәт итәрләрме? Русияләр исә, үз чиратында, чит илгә китү-китмәү турында хәл итә ала. Узган ел Русиядән 38 миллиард долларның читкә китүен күзәтүчеләр мөһаҗирлек белән бәйли.

Акчалылар өчен Көнбатыш имин урын

“Соңгы 2 ел эчендә 400 меңнән артык русияле Британиядә, 250 мең кеше Франциядә йорт һәм фатирлар алган”, дип белдерде “Эхо Москвы” журналисты Юлия Латынина. Аның сүзләренчә, зур түрәләр Көнбатышта үзләренә саклану урыны - куыш булдыра.

“Новая газета” хәбәрчесе Дмитрий Орешкин, 1917 елдан башлап, Русиядән алтынчы мәртәбә мөһаҗирлек дулкыны күтәрелүне санаган. 2 миллион кеше большевиклардан качкан булган. 20нче елларда либеральләштерү сәясәте белән килешмәгәннәр киткән. II дөнья сугышы вакытында мөһаҗирлек өченче дулкын булып тора. Аннан соң Леонид Брежнев заманнарында яһүдләр күпләп Израильгә китә. Коммунизм җимерелгәч, эмиграциянең тагын бер дулкыны булып ала.

“Хәзер исә китәргә җыенучылар 90нчы елларда яшь иде һәм алар ирек килде, Русия нормаль ил булыр дип киләчәккә ышанды. Путин чорының озакка сузылуы аларны айнытып җибәрде. Әгәр синең әтиең ФСБ да эшләмәсә, йә үзең “Газпром”да булмасаң, яхшы киләчәкккә өмет юк”, ди Орешкин.

Әмма элек киткәннәр белән хәзерге мөһаҗирләр арасында ул зур аерма күрә. Русиядә яшәү кагыйдәләре бөтен кеше өчен дә бертигез булып, үзләрен үстерергә мөмкинлекләр ачылса, хәзерге эмигрантлар кире кайта алыр иде ди.
XS
SM
MD
LG