Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:00

Майда Австрия президенты Татарстанга барачак


Бүген Татарстанның Русиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Австриянең Русия һәм Беларустагы вәкиле Марго Клестиль-Леффлер белән очрашты. Анда Австрия президенты Хайнц Фишерның Татарстанга сәфәренә әзерлек мәсьәләсе тикшерелде.

Бу сәфәр 19-20 майга билгеләнгән. Австрия президентының Казан федераль университеты, IT-парк, кайбер Универсиада корылмалары һәм Казан Кирмәнендә булуы планлаштырыла.

Бизнес-Online хәбәр итүенчә, очрашу барышында Татарстанның икътисади мөмкинлеге, көндәшлеккә сәләтле булуы, өре сәнәгать ширкәтләре, социаль һәм икътисади үсеше тәкъдим ителде.

Татарстан белән Австрияне сәүдә-икътисади хезмәттәшлек бәйли. Барлыгы 45тән артык республика ширкәте алар белән элемтәдә тора. Узган елны Австриядән Татарстанга кергән инвестиция күләме ике миллион долларны тәшкил иткән.

XS
SM
MD
LG