Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алда сайлау: Кремльдә келәм-асты “этләр сугышы” башланды


Игорь Сечин(с) һәм Дмитрий Медведев
Игорь Сечин(с) һәм Дмитрий Медведев

Русия президент сайлавына әле бер ел вакыт булса да, инде келәм-асты “этләрнең сугышы” башланды. Алар келәмне чәйнәп диярлек өзеп, бер-берсенең аяк табаннарына ябышырга тора.

Заманында Черчилль урыс сәяси уеннарын келәм астындагы этләрнең сугышына тиңләгән иде. Русиядә президент сайлавы якынлашканда бу сүзләрнең никадәр дөреслеккә туры килүен күреп була. Соңгы атналарда Русия президенты Дмитрий Медведев белән премьер-министр Владимир Путин даирәсе арасында тарткалашлар арта бара.

Иң элек Путин Көнбатышның Либиядә хәрби чаралар башлавын тәре яуларына тиңләгәч, Медведев аның авызын тиз томалады. Ул гына да булмады, узган атнада Медведев хөкүмәт рәисе урынбасарлары һәм министрларга дәүләт карамагында булган ширкәтләрнең идарә шурасыннан чыгарга боерды. Шулай итеп, элек ике урындыкта берьюлы утырган Путин кешеләре хәзер аның берсен азат итәргә тиеш булачак.

Заманында бу ширкәтләрнең идарә шурасына хөкүмәт вәкилләрен кертү Путин башлангычы булганны исәпкә алганда, Медведевның әлеге адымы аңа каршы баруны чагылдыра. Җитмәсә бу шурада Путинның иң якын дуслары утыра. Шуларның Путинга иң озак хезмәт иткәне, мөгаен, Игорь Сечиндыр. Ул вице-премьер булу белән беррәттән, дәүләт кулындагы "Роснефть" ширкәтенең идарә шурасын да җитәкли. Һәм заманында “Татнефть" белән "Башнефть"не дә шунда кертү турында хыялланган иде.

Сечин Путин президент булганда, аның идарәсендә эшләде, аны хәтта Мәскәү Кирмәненең "соры галиҗанәбе" дип тә йөрттеләр. Ул Русия сәясәтендә келәм асты уеннары остасы булып тора. ЮКОСның элекке җитәкчесе Михаил Ходорковскийны төрмәгә утыртуны оештыручы да ул дип фаразлана. Билгеле булганча, бу хәлләрдән соң ЮКОСның милеге турыдан-туры Роснефть кулына күчте.

Шулай ук Сечин “Роснефть” белән BP нефть ширкәтенең бергә килешеп эшләү планы өлкәсендәге төп уенчыларның берсе. Һәм Медведевның бу яңа адымы Путинның көчен киметергә теләү белән бәйледер дип аңларга була. Чөнки Сечиннан тыш, бу исемлеккә аның тагын бер якын дусты - финанс министры Алексей Кудрин бар. Ул да ВТБ банкының идарә шурасыннан китәргә тиеш булачак. Кудрин 1990-нчы еллар башында Путин белән Петербур хөкүмәтендә бергә эшләгән шәхес.

Чираттагы уен түгелме?

Бу яңалыклар Кремльдәге кәнәфи өчен көрәш баруны ачык чагылдыра төсле. Моңа өстәп Медведевның эчке эшләр министрлыгы реформасын да атарга була. Президент хокук саклау өлкәсендәге җитәкчеләргә уздырган аттестация нәтиҗәләрен бик ук күңелле бәяләмәде. Киләчәктә генералларның дүрттән берсе эш урыныннан азат ителергә мөмкин. Бу шулай ук Путинга файдага түгел.

Әмма шул ук вакытта вазифасына карамастан, Путинның Русиядә баш булып торуын һәркем яхшы белә. Шуңа бу тарткалашның максатлары бик аңлашылып та бетми кебек. Бәлкем алар халыкны алдау өчен генәдер дигән фикерләр дә йөри. Чөнки 2007 елны нәкъ шундый хәл күзәтелде. Кремль саклану министры Сергей Иванов абруен күтәрер өчен күп гамәлләр кылды һәм барысы да ул президент була дип торганда, Путин Медведевны сайлады. Бәлкем хәзер дә Медведевның шундый ышаныч адымнар ясавы яңа хәйләкәр юнәлеш булып торадыр.

Ләкин сайлаучылар инде бу хәлләрдән арыды. Яшь белгечләр дистә еллар буе идарәдә гел берүк кешеләр утырудан куркып, чит илгә китү ягын карый. Фикер белешүләр исә, Медведевның да, Путинның да тарафдарлары күп булуын күрсәтә. Әмма аларга ышаныч дәрәҗәсе инде шактый кимеде. Моны соңгы җирле сайлаулар да күрсәтә. “Бердәм Русия” фиркасе анда әллә ни күп тавыш казана алмады.

Шуңа кайбер белгечләр инде тагын биш-алты елдан соң хакимияттә ниндидер үзгәрешләр булмаса халык “күтәрелә” башларга мөмкин дип саный. Хәзер исә нефть-газны кыйммәт бәягә чит илгә сату хисабына әле аларны “тынычландырып” торып була. Ләкин инде барысын да үз итәге астына җыя барган җитәкчеләрдән канәгатьсезләр арта.
XS
SM
MD
LG