Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Татарстан Диния нәзарәте пленумы мөфтилеккә намзәт итеп Яшел Үзән районы мөхтәсибе, 1981 елда Яшел Үзән шәһәрендә Җәмигъ мәчет салдырган Габделхәмит Зиннәтулланы да чыгарды.


Габделхәмит хәзрәт Зиннәтулла 1993-1995 елларда Үзәк Диния нәзарәт эчендә Татарстан мөфтие булып торды. “Азатлык” укучылары арасында үткәрелгән сораштыруда аның өчен иң күп тавыш биргәннәр. Габделхәмит хәзрәт мөфтилеккә нинди програм белән чыгарга җыена? Шул уңайдан аның белән әңгәмә кордык.

Габделхәмит хәзрәт, Татарстан мөселманнары корылтаенда нинди програм тәкъдим итәргә уйлыйсыз?

– Бүген Диния нәзарәтенә Алладан курыккан, тугрылыклы, ихлас, дингә һәм малга хыянәт итмәүче кеше кирәк. Чөнки кеше нәфескә ияреп бозыла. Дөрестән дә, мөфти – ул хикмәтле, тәмле телле, халыкны үз артыннан иятеп алып баручы юлбашчы.

Әгәр Аллаһ язган булып, мөфтилеккә лаеклы кешеләр табылмаса, мөфтилекне кире какмыйм. Алган гыйлем, булган тәҗрибә ярдәмендә Татарстанның дәрәҗәсен үстерүгә, халык арасында тынычлык саклауга өлеш кертербез.

Програмда мөселманнарның кардәшлеген ныгыту каралган. Күбрәк аралашу, җыеннар уздырып тору тәкъдиме бар. Чөнки күп имамнарны белеп бетермибез. Димәк, читләшкән хәлдә калганбыз.

Аннан яшьләрне тәрбияләү турында. Моны дәүләт белән бергә системага салырга, тәрбияне кече яшьтән башларга кирәк. Кечкенәдән өйрәнелгән әйбер сеңеп кала. Соңга калдырырга ярамый.

Мәктәпләр белән эш алып барырга кирәк. Бигрәк тә, татар мәктәпләре белән. Менә авылларда, шәһәрдә дә мәктәпләр татарча укыту эшен алып бара. Шул мәктәпләргә, телне саклауга игътибар бирергә кирәк. Диндә булган әхлак, тәрбияне яшьләргә аңлатуда хезмәт кую сорала.

Татар милләтен үстерү турында да әйтәбез. Татарстан җитәкчеләре милли сәясәтне кануни төстә алып барырга тырыша. Безнең дә ул турында күңел әрни. Чөнки күп яшьләр туган телен белми. Ә бу инде – тәрбиясезлекнең иң түбән ягы. Бүген дин белән милләт бергә үсәргә тиеш. Аларның аерымлануы – кешенең бер кулсыз калуы кебек.

Дини уку йортларында шәкертләрне Хәнәфи мәзһәбе юнәлешендә тәрбияләү турында уйларга кирәк. Ата-бабаларыбыздан мирас булып калган китапларны кулланырга тырышыйк. Менә без Бохара мәдрәсәсендә “Казан” басмасы китаплары белән укыдык. Моны исәпкә алу мөһим.

Авыл имамнарына матди яктан ярдәм итү турында уйларга кирәк. Чөнки күпләренең тормыш хәле авыр. Алар халыкның ризалыгы өчен эшли, мәхәллә тормышын алып бара. Аларга ни рәвешле ярдәм итү турында уйладык. Авылда җирләрнең зәкятен имамнарга бирергә кирәк.

Мөфти китү һәм яңасын сайлау арасында Татарстан мөселманнары өммәтендә нинди вазгыять туды? Фетнә килеп чыкмадымы?

– Гаугалар турында ишетмәдек. Ләкин кешеләр арасында төрле фикерләр бар. Кем мөфти булыр, белеме җитәме, тәҗрибәсе бармы дип борчылалар. Киләчәктә мәхәлләләргә ярдәм итүче мөфти килер дип өметләнәләр. Әгәр ул муллаларны куса, эштән алам дисә... Кемнедер генә яратса, яратмаганын кыйнаса... Шундый уйланулар да бар. Ни чәчсәң, шуны урырсың дигәндәй, яхшылык чәчәргә тырышырга кирәк.

Габделхәмит хәзрәт, Татарстан Диния нәзарәтенең дәүләт белән мөнәсәбәтләре ничек корылырга тиеш?

Дини өлкәдә кемнәр белән генә эшләмәдек. Совет чорында коммунистлар белән эшләдек. Хәзер район хакимияте белән дә нәтиҗәле эш алып барыла. Чөнки алар диннең начарлыкка алып бармавын күрә.

Татарстан өчен һәрвакыт шатланам. Аерым өмет белән яшим. Чөнки Миңтимер Шәймиев акыллы сәясәт алып барды. Кол Шәрифне төзү Татарстанның данын югары күтәрде. Яңа президент Рөстәм Миңнеханов та шул юлдан бара. Әлбәттә, барысы да җитешеп бетмидер. Шулар да алар фикер ияләренең, динчеләрнең сүзенә колак сала. Эш шулай алып барылса, барысы да яхшы булыр.

Русиядә урыс православ чиркәвенең беренче урынга чыга баруына ничек карыйсыз?

– Коръәндә, Аллаһ каршында иң хак дин – Ислам, диелгән. Шуңа күрә борчылырга, мондый уйлар башка керергә дә тиеш түгел. Бары тик Ислам динен башкаларга күрсәтә белергә кирәк. Шуннан алар безгә иярер. Кайбер авыру күңелле шовинистлар бу турыда сөйләсә, аларга аптырыйсы юк.

Габделхәмит хәзрәт, татар-башкорт милләте, Русия мөселманнары киләчәген ничек күзаллыйсыз?

– Дөнья – ул сынау йорты. Ул тигез генә бармый. Киләчәктә татар-башкорт һәм башка милләтләр арасында дуслыкны саклау максаты тора. Иң кадерле мирасыбыз – динне һәм милләтне югалтмыйк!

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG