Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО Либиядә гыйсъянчыларны бомбалавын таный


НАТО җитәкчелеге пәнҗешәмбе Либиянең Брига шәһәре тирәсендә гыйсъянчыларны һавада утка тотканлыгын таныса да, гафу үтенүдән баш тартты.

Либиядәге НАТО хәрби чаралары башлыгы урынбасары контр-адмирал Рассел Һардиң хата сугыш кырындагы вәзгыятьнең бик тиз үзгәрүе нәтиҗәсендә килеп чыккан диде.

Либия президенты Мөәммәр Каддафи көчләре белән сугышучы гыйсъянчыларның хәрби техникасын утка тоту нәтиҗәсендә кимендә ике кеше һәлак булган.

Либиядәге оппозиция вәкилләре Төркиянең Либиядә сугышны туктату турында кичәге тәкъдимен хупласа да, Каддафиның һәм аның гаилә әгъзаларының илдән китүен таләп итте.
XS
SM
MD
LG