Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кот д’Ивуарда йөздән артык мәет табылды


Кот д’Ивуарда соңгы бер тәүлек эчендә йөздән артык мәет табылды. Алар соңгы атналардагы бәрелешләрдә үтерелгән кешеләр дип исәпләнә.

БМО Кеше хокуклары вәкиле сүзчесе Руперт Колвилл әйтүенчә, кайбер кешеләр тереләй яндырылган. Кешеләрне Либериядән ялланган сугышчылар үтергән дип шикләнелә. Ул сугышчыларның кем ягында сугышканлыгы билгеле түгел.

Кот д’Ивуарда БМО тарафыннан былтыргы президент сайлауда җиңүче дип танылган Алассан Уаттар сугышчылары белән хакимияттән китәргә теләмәүче президент Лоран Гбагбо көчләре арасында канлы бәрелешләр дәвам итә.
XS
SM
MD
LG