Accessibility links

Сүрия протест чараларында полиция белән бәрелешләр булды


Сүриянең берничә шәһәрендә, шул исәптән башкала Димәшк читендә җомга көнне хөкүмәткә каршы урам җыеннары үтүе хәбәр ителә.

Илнең көньягындагы Дәраа шәһәрендә иминлек көчләре демонстрациячеләр белән бәрелешкән.

Әлегә бәйсез чыганаклар аша тикшерелмәгән хәбәргә караганда, бәрелешләрдә 13-ләп кеше һәлак булган.

Дәраада хөкүмәткә каршы урам җыеннарында моңарчы да көч куллану һәм үтерүләр күп булды.

Башкала Димәшкнең Һараста районындагы протест чарасы вакытында утлы корал тавышлары ишетелгән, бер мәчет янында полиция сөнни демонстрациячеләрне кыйнаган.
XS
SM
MD
LG