Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:11

Чаллыда яшәүче журналист Зөбәер Мифтахов “Азатлык” радиосы сәхифәсе форумнарында билгеле шәхес. Форумда катнашучыларның бер өлеше аны “Зөбәер гел кирегә сукалый” дип кабул итә. Зөбәер әфәнде “Азатлык” хәбәрчесенә әңгәмә бирде.


Зөбәер Мифтахов Башкортстанда туып үскән. Һөнәре белән биолог. 1990нчы еллар башында Чаллыда берничә татар газеты ачыла. Зөбәер әфәнде шушы матбугатта милли мәсьәләләргә кагылышлы язмаларын бастыра. Бераздан аның үзен дә “Таң йолдызы” газетына эшкә чакыралар. Әңгәмә шушы вакытларга “кайтудан” башланды.

Зөбәер әфәнде, шул чор хакында бераз сөйләп китсәгез иде.

– Газет мөхәррире Хәлил Шәрипов чакыруы белән килдем. Милли хәрәкәткә кушылу да шуннан башланды. Ул вакытта халыкны үгетләп торасы юк иде. Катлаулыклар да шул чорда башланды. Милли хәрәкәт булгач, татар җәмәгатьчелеге дә була бит. Ул татар тормышы белән яшәүчеләрне оештыра, яклый.

Шул рәвешле алга таба үсәргә тиеш идек. Ләкин ул татар җәмәгатьчелеге дигәнебез ниндидер бер тар хәрәкәткә әйләнеп китте. Аннан инде кризис, таркалыш башланды. Нәтиҗәдә бүген милли хәрәкәт юк, анда исем алып торучылар гына бар. Бөтен татар дөньясы хәзер шушы кризиста утыра.

Зөбәер әфәнде, милли күтәрелеш чорында шушы хәрәкәттә катнашучыларга да, журналистларга да “КГБ кешесе” дигән ярлык тагу бар иде. Бу күренеш нилектән барлыкка килде икән?

– Кризис башланды дидем бит. Халыкны җитәкләп баручыларга бу кризис өчен җавап бирергә кирәк иде. Ни өчен бар эшләре тукталды? Сәбәп җайлы табылды. Янәсе безне Мәскәү империясе баса икән, юл бирми. Икенчедән, милиция гел тентү оештыра. Өченчедән, провокаторлар, КГБ, ФСБ агентлары китте. Сугышлы уены башланды. Балачакта сугышлы, шпионлы уйнаган кебек.

Берзаман ТИҮнең бүлекчәләре барлыкка килгән иде. Алар эшкә кереште. Мәхәллә сабан туйлары да, спектакльләр да оештырды. Дин эшләренә катнашып киттеләр. Шуннан бер лидер килеп чыкты да, штаб ясыйбыз, ди. Милли бүләкчәләр кирәк чакта кулларына нидер тотып, кесәгә нәрсәдер тыгып, 5 минут эчендә гаскәр кебек штабка килеп җитәргә тиеш.

Бөтен максат шунда, әйтерсең дә безгә кемдер һөҗүм итә. Бу милли хәрәкәтнең аклану идеологиясенә әверелде. Шуннан китте кемгәдер агент, провокатор, дәүләт сатлыгы, фәлән-тегән дигән ярлык тагу. Алга таба бу бик уңайлы адымга әйләнде. Шулар хакында “Азатлык” форумында да фикер әйтергә телим, сөйләшүне оештырырга телим, чөнки урын, мөмкинлек бар.

Зөбәер әфәнде, сезне дә КГБ агенты дигән сүз тарала башлагач, имеш болай дип әйткәнсез: “КГБ акча түләсә, уйлап карарга булыр иде”. Бу күпмегә дөреслеккә туры килә?

– Бу 100%ка дөрес. Сынап караган нәрсәне алдашмыйм, шайтан кебек ант итмим. Әгәр КГБ килеп, безнең агент бул әле, дисә, нишләр идем икән, белмим. Андый тәкъдим булмады, акча түләргә дә теләмәделәр. Шуңа күрә хәзер шулай яшибез, валлаһи-билләһи.

“Азатлык”та Зөбәер гел кирегә сукалый диләр, моңа карашыгыз нинди?

– “Азатлык” радиосы форумы – татар дөньясында уникаль күренеш. Чөнки Татарстанның үзендә ирекле сүзне әйтү, ирекле бәхәс алып бару мөмкин түгел. Барысы да яхшылыкка корылган. Төрле каршылыклы фикерне “Азатлык”та гына ишетәсең. Бигрәк тә форумында.

Бу форумда нейтраль фикеремне әйтә башласам, миңа ябышалар. Миңа шәхси каныгулар, пычрак атулар башлана. Мин үзем – юаш кеше, кешегә авыр сүз дә әйтмим. Ләкин миңа алай итә башласалар, миннән яман кеше юк. Мин ул кешеләргә җавап бирә башладым. Шуннан килеп чыкты каршылык.

Чынлыкта, минем фикер бар: безнең җәмгыятькә, элекке хәлләргә анализ ясап, алга таба ничек хәрәкәт итәргә икәнен аңлашып, бәхәсләшеп, хәтта ки араларны чистартып, (үзләрен начар яктан күрсәтүчеләр арттарак торсын) яңа татар җәмгыяте төзү кирәк. Бу максаттан чыгып, үзем дә бәхәсләрне куертырга тырышам.

Мондый ысул белән татар милли хәрәкәтен яңартырга мөмкин дип саныйсызмы?

– Мөмкинме икән – әйтә алмыйм. Татар җәмгыяте патша заманында да булган. Уку, мәчет эшләрен татар җәмәгатьчелеге оештырган. Мондый җәмәгатьчелек совет заманында гына булмый торды. 90нчы елларда милли хәрәкәт дигән нәрсә шул татар җәмәгатьчелеге иде инде. Ләкин аны юкка чыгардылар.

Без тик торганнан хәзер җәмгыятьсез яшибез. Моны кабат оештыру кирәк. Татарга татарлык нисбәтеннән дискриминация ясалса, кемгәдер мөрәҗәгать итәрлек булсын. Әгәр татар рәтлерәк бәйрәм, кичә, җыен уздырса, моны күрсәтә торган җире булсын татарның. Санап бетергесез шушы вазгыятьне яңадан оештырырга кирәк.

Моның өчен нәрсәдер эшләргә кирәк. Шәхсән үзем моны оештыра алмыйм. Дөньяда миннән хәрәкәтчәнрәк кешеләр күп. Шуларны кузгатырга, тупларга иде. Моңа яңа мөмкинлекләр, сайтлар, интернет бар. Чит илләрдә бәйрәм, урам җыеннары хакында хәбәрне интернеттан гына бирәләр. Ә бездә “Азатлык”тан башка фикер алышу да юк. Бу эш оештырылса, соң түгел, зур нәтиҗә бирер. Ә халык көтеп кенә тора, ул йоклый гына.

Татар милләте өчен дип зур гына програмнар эшләдегез. Ләкин алар татарда киң кулланылыш тапмады. Бу хакта сез “Азатлык” форумында да зарланып торасыз. Програмнар язмышы нинди?

– Програмнар тормышка ашмады дип әйтү дөрес түгел. Мин, алар җитәрлек, мин теләгәнчә тормышка ашмады, дип зарланам. Чынлыкта, мин төзегән програмнар 1995 елдан бирле эшли. Татар газетларында, мәктәпләрдә, кайбер оешмаларда санап бетергесез. Исәбен алып бармадым. Соңгы вакытта програмнар интернет аша да тарала башлады. Күпме тарала – белмим.

Програмнар тарала, сатыладыр. Сезне хәзер күп акчалы, бай кеше дип әйтеп буладыр инде.

– Акча мәсьәләсендә әйтергә дә катлаулы. Юк дисәң, бар ул, Аллага шөкер. Шуның белән азрак яшәп тә алабыз. Чөнки програмны кешегә барып куйсам, бераз акча алам. Ул акча ярап куя. Интернетта да сатарга тырыштым. Сату өчен көйләп куйдым, ләкин минем програмнар аз сатыла, күпме икәнен әйтеп тормыйм.

Шуннан, бу програмнар белән этләнеп утырганчы, икенче бер җирдә эшләп акча алам, дигән фикергә килдем. Ә бу програмнар болай таралсын. Без татарларны татарлаштырабыз, Алла боерса. Шул максаттан програмнарга хак түләүне алып аттым.

Татар тел өчен түли алмый, түләми ул нишләптер. Минем түләмичә эшләгән эшләрем күп, шуңа күрә әйтәм: кылган игелекләр өчен савап языла торган булса, миңа намаз да кирәк түгел, игелекләрем барысын да тутырадыр.

* * *

Зөбәер Мифтаховның һәр вазгыятькә, күренешкә үзенең карашы, фикере бар. Без бүген татар милли хәрәкәтенең үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә аның мөнәсәбәтен ачыкларга тырыштык.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG