Accessibility links

Брюссель Португалия белән кредит килешүен май уртасына төземәкче


Европа Берлеге финанс министрлары дистәләрчә миллиард евролык финанс ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән Португалия белән кредит килешүен май уртасына кадәр төзергә дип килеште.

Җомга көнне Маҗарстанда үткән әлеге очрашуда Европа Берлегенең икътисад һәм финанс өчен җаваплы комиссионеры Олли Рейн кризис кичерүче Португалиянең бу адымына хуплау белдерде.

Министрлар май уртасына килешүгә ирешергә, килешүне Португалиядә 5 июньдә үтәчәк парламент сайлаудан соң төзеләчәк яңа хөкүмәт белән гамәлгә ашырырга дигән карага килде.
XS
SM
MD
LG