Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан университеты каршындагы яңа институтка Татар сүзе генә өстәлә


8 апрельдә Казан федераль университетында үткән киңәшмәдә Татар һуманитар институты йә Татар филологиясе һәм сәнгате институты булдырырга дип килешенгән.

Бәйсез чыганак хәбәр итүенчә, университет җитәкчелеге татар филологиясе һәм тарихы факультетын юкка чыгару эшен дәвам итә. Әлеге институтта татар телен һәм әдәбиятын өйрәнү - кечкенә генә бер бүлек булып калачак.

Инде билгеле булганча, педуниверситет һәм Казан университетындагы татар филологиясе факультетларындагы пар кафедраларны кушу, галимнәрне кыскарту эше башланды. Киләчәктә бу бүлектә юнәлеш татар теле һәм әдәбияты, татар тарихы фәнен үстерүгә таба түгел, ә мәктәптә укытуга гына әйләнеп калу куркынычы бар.

Татар институты дип аталса да, анда рус, роман-герман, татар филологиясе һәм сәнгать бүлекләре - бөтенесе бергә тупланачак.

Татарстан дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты башлыгы Разил Вәлиев сөйләшү каты бәхәсләр белән барды дип әйтте.

Киңәшмәдә Казан университеты һәм педагогика университетындагы татар филологиясе факультетларының кафедра җитәкчеләре, деканнар – барлыгы 30лап кеше катнашкан.

Разил Вәлиев
“Татар телен һәм әдәбиятын, татар тарихын, гомумән, татар халкына кагылган фәннәрне өйрәнүнең ничек булачагы турында җитди сүз булды. Төзелеше хакында да шактый нык бәхәсләштек.

Соңыннан Казан федераль университеты эчендә Татар һуманитар институты оештырырга дигән тәкъдим булды. Икенче варианты да каралды, ул – Татар филологиясе һәм сәнгате институты дип тә аталырга мөмкин.

КФУ каршында ачыласы институт турында Рәзил Вәлиев
КФУ каршында ачыласы яңа институт турында Рәзил Вәлиев
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:15 0:00
йөкләү


Минемчә, бу яңа оештырылачак институтта, һичшиксез, татар әдәбияты да, мәдәнияте дә, сәнгате дә тәфсилләп өйрәнелер һәм укытылыр. Бу институтка моңа кадәр эшләп килгән Казан дәүләт университетындагы һәм Татар дәүләт һуманитар педагогика университетындагы татар фәннәренә караган белгечләр һәм галимнәр тупланачак.

Галимнәр, Татарстандагы үзәк университетта татар сүзе белән башланган, татар дөньясын өйрәнгән аерым институт булмау - безнең максатларга туры килми дип әйтте”, диде Разил Вәлиев.

Әлеге киңәшмәдә катнашучылар исә, университет ректоры Илшат Гафуров оештырган бу киңәшмәнең күз буяу өчен генә үткәрелүен әйтә. "Татар" дигән исем өстәлү, ярлык кына булачак, ә чынлыкта татар фәне үсеше киңәюгә бернинди дә йогынты ясамаячак, диләр алар.

Педуниверситет һәм Казан университетындагы татар филологиясе факультетларын берләштереп, университет каршында яңа оештырылган филология һәм сәнгать институтына кертүгә галимнәр, татар җәмәгатьчелеге зур ризасызлык белдерә.

Татар галимнәре Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка әлеге зур проблем турында хат та юллаган булган. Президент университет ректорына җибәргән күрсәтмәсендә, мондый мәсьәләләрне чишкәндә сак булырга кушкан, дигән сүзләр дә йөри.

11 апрельдә Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге Казан федераль университеты каршында Татар филологиясе һәм тарихы институты ачуны таләп итеп пикет та оештырырга җыена. Чара 11 сәгатьтә Ленин һәйкәле янында булачак.

Университетның татар теле һәм әдәбияты укытучыларына әлеге пикетка үзләренә дә һәм студентларны да алып чыгу да тыелган. Ректор әнә шундый күрсәтмә биргән диделәр.

Чын мәгънәсендә фәнне ныклап өйрәнгән Татар филологиясе һәм тарихы институты булдыру турында сүзләр күптән йөри.

Университетның элекке ректоры Мәгъзүм Сәлахов 2009 елда: “Һичшиксез, университетта Татар филологиясе һәм тарихы институты булдырылачак. Ул хәзерге Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты бинасында урнашачак. Бинаның диварына без зур хәрефләр белән "Татар институты" дип язып та куячакбыз”, дигән иде.

Университет ректоры итеп Алабуганың элекке башлыгы Илшат Гафуров билгеләнгәч, татар филологиясе һәм тарихы факультетын зурайту түгел, ә педуниверситетның татфагы белән берләштереп, кечкенә генә бер бүлеккә калдыру сәясәте алып барыла башлады. Татар җәмәгатьчелеге дә, галимнәр дә бу хәл белән ризалашырга теләми.
XS
SM
MD
LG