Accessibility links

Кайнар хәбәр

Xезмәт хакы: кәгазьдә бер – гамәлдә башка


Татарстан һөнәр берлекләре вәкилләре хезмәт хакларын арттыруны таләп итә, Казан, 10 ноябрь 2010
Татарстан һөнәр берлекләре вәкилләре хезмәт хакларын арттыруны таләп итә, Казан, 10 ноябрь 2010

Татарстан икътисад министрлыгы республика шәһәр-районнарында яшәүчеләрнең тормыш шартларын бәяләгән мәгълүмат бастырып чыгарды. Быелның гыйнвар-февраль айлары социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә күрә, Казан, Чаллы һәм Әлмәт беренче урында бара. Әмма гади халык моңа шикләнеп карый.


Дәүләтнең рәсми мәгълүматларына караганда, хезмәт хаклары да, тауар әйләнеше дә һәрвакыт үсештә кебек күренә. Сөт-ит җитештерү планнары да һәрьел алдагысыннан артыграк үтәлгән булып чыга. “Кара алтын” чыгару да планны тутыра.

Алар артыннан әйбер бәяләре дә калышырга теләми. Халыкның кесәсен “юкартырга булыша”. Әйбер бәяләре артса да, хезмәт хаклары бер урында кала.

Дөрес, пенсияләрне, елга бер мәртәбә булса да, берничә йөз сумга арттырып куялар, анысы. Тик икенче айда ук кабат әйбер бәяләре дә пенсиянең “игезәге” кебек, аның итәгенә ябыша. Әмма барлык болар янында гади халыкның хезмәт хаклары гына андый тизлектә “яңа үрләр” яуламый.

Бер караганда халык мондый статистикаларга күнегеп тә бетте кебек инде. Күпчелек кеше купшы саннар белән тормышны бәяләү дәүләткә кирәктер дип, статистикага игътибар да итми.

Кайчан да булса хезмәт хакын чыннан да арттыралар икән, ул вакытта дәүләт статистикасына да ышаныр идек, ди исемен әйтергә теләмәгән бер казанлы.

Әлмәттә хезмәт хакы уртача егерме мең

Шушы көннәрдә Татарстан муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеш күрсәткечләрен өйрәнгән белгечләрнең мәгълүматлары, ягъни дәүләт статистикасының чираттагысы икътисад министрлыгы сайтында дөнья күрде.

Әлеге рәсми мәгълүматларга караганда, иң яхшы тормыш Әлмәттә булып чыга. Бактың исә, Әлмәт районында уртача хезмәт хакы 19 мең 990 сум икән. Түбән Кама, Лаеш районнары һәм Казан шәһәре дә аңардан әллә ни калыша дип әйтеп булмый. Аерма мең тәңкә чамасында гына.

Ә менә Чүпрәле районында хәлләр мөшкелрәк. Анда яшәүчеләр уртача 8797 тәңкә 60 тиен ала. Бу әле – уртача күрсәткеч, ә уртача булмаган статистикага керүчеләр күпме хезмәт хакы ала икән? Бу хакта шул районнарда яшәүчеләр генә төгәл әйтә алыр иде, мөгаен.

Дөрес, ун мең сум да хезмәт хакы алмаган районнар арасында Әтнә, Мөслим, Балтач, Арча һәм башка районнар да бар.

"Эре түрәләрнең эре хезмәт хаклары уртача санны арттыра"


Кеше башына туры килгән ваклап сату күләме нисбәтеннән дә Казан, Чаллы, Әлмәт бер тирәдә бара. Әлеге шәһәр һәм район үзәкләрендә узган елның гыйнвар-сентябрь айларында уртача исәпләгәндә һәр кешегә 162, 106 һәм 92 мең сумлык тауар сатылган икән.

Ә менә быелның гыйнвар-февраль айларында республикада җан башына уртача 6 мең 747 сумлык табыш туры килгән. Бу сумма кесәгә килеп кергән хезмәт хакы, пенсия, стипендия һәм башка түләүләр кушылып, тигезләп бүлүдән барлыкка килгән.

Бу күрсәткечләргә күрә, Түбән Кама беренче, Әлмәт икенче һәм Югары Ослан өченче урынны биләп тора. Әлмәт дигәннән, әлмәтләр үзләре бу саннарга ышанамы икән соң?

Кайда эшләгәнен әйтергә теләмәгән Наил Вәккасов исемле әлмәт кешесе үз шәһәрләрендә гади халыкның андый хезмәт хакы алып яшәмәвен, бу саннарның эре түрәләрнең эре хезмәт хакларын исәпләүдән килеп чыгуы турында әйтә.

"Бу күрсәткечләр гади халыкның хезмәт хакын чагылдырмый шул. Түрәләр белән гади кешеләрнең хезмәт хакларын кушып исәпләгәндә шулай килеп чыгадыр, бәлки. Гади халык андый акчалар алмый. Менә минем мисал өчен хезмәт хакым – ун мең сум", ди ул.

"Халык түбән хезмәт хакыннан зарланмый"

Бер кешегә гаилә тормышын алып бару өчен ун мең сум җитми. Кешенең балалары булса, өе булса, өй кирәк-яраклары алынган булса, ул ун мең шул ашарга-эчәргә генә җитә инде, ди Вәккасов.

"Безнең халык бигрәк тыныч яши бит. Ул шул берәр почмакта гына канәгатьсезлеген белдерә. Профсоюзлар бик начар эшли, алар гади халыкны якламый.

Җитәкчеләр өстән тикшерү килгәндә эш күрсәтергә тырыша инде. Хезмәт хакын да күтәреп куйган була. Тикшерү китүгә хезмәт хаклары да кире үз урынына кайта.

Күрә торып күз буяу бара. Бу хәл гомер буе шулай барды, алга таба да шулай булачак. Русиядә тәртип булырмы, юкмы – белмим", ди Наил Вәккасов.

Гади халык, хезмәт хакыбыз – ун мең чамасы, ди. Хөкүмәт исә, уртача хезмәт хакы егермегә якын дип белдерә. Кайсысы дөреслеккә туры килә соң?
XS
SM
MD
LG