Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 05:31

Европа җитәкчеләре икътисадта кырыс чаралар күрергә чакыра


Будапешт – Испаниянең финанс министры Һелена Сальгадо, Европада бурычлар кризисын чишү өчен кырыс чаралар күрергә кирәк, дип белдерде.

Бу белдерүен ул шимбә көнне Будапештта Европа Берлеге илләре финанс министрлары очрашуында ясады.

Үз халыкларының каршылыгына карамастан, Европа илләре җитәкчеләре кырыс экономия сәясәтен төбәкнең икътисадын җанландыру өчен төп чара дип саный.

Бүген Будапештта Маҗарстанның һөнәр берлекләре хезмәт хакларын арттыруны һәм пенсия системын үзгәртүне таләп итеп каршылык чарасы үткәрде.

XS
SM
MD
LG