Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әс-Садр американ гаскәренә каршы сугышны яңарту белән кисәтә


Багдад – Гыйракның шигый җитәкчесе Моктада Әс-Садр, американ хәрбиләренең Гыйракта калу мөддәте озайтылса, аның тарафдарлары американ гаскәрләренә каршы кораллы сугышны яңартачак, дип кисәтте.

Садрның бу белдерүе шимбә көнне Багдадта американ гаскәрләренең Багдадны алуына 8 ел тулу уңаеннан берничә мең кеше катнашында үткән митингта укылды.

Күптән түгел АКШ саклану министры Роберт Гейтс Гыйракка сәфәре вакытында, Гыйрак хакимиятләре теләсә, американ хәрбиләре 2011 елдан соң да Гыйракта калырга мөмкин, дигән иде.

Багдад белән Вашингтон арасында ирешелгән килешү нәтиҗәсендә, американ хәрбиләре шушы елның ахырына кадәр Гыйрактан китеп бетәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG