Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда абруйлы имам үтерелгән


Махачкала – Шимбәгә каршы төндә Дагыстанның Кизләр районында Ясная Поляна авылының имамы Магомед Сайпутдинов үтерелгән.

Дагыстанның эчке эшләр министрлыгы вәкиле Алхас Әмирханов әйтүенчә, билгесез кешеләр иртәнге биштә имамның ихатасына кереп тәрәзәдән ут ачкан. Имам алган җәрәхәтләрдән шундук һәлак буган.

Русиянең мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, Магомед Сайпутдинов яшьләрне исламчы төркемнәргә иярмәскә өндәүче бу төбәктәге иң абруйлы имамнарның берсе булган.

Русиянең Террорга каршы көрәш комитеты белдерүенчә, Сайпутдинов соңгы бер ел эчендә Дагыстанда үтерелгән инде алтынчы рухани булып тора.
XS
SM
MD
LG