Accessibility links

ФСБ Skype, Gmail хезмәтләрен чикләү ниятен кире кага


Мәскәү – Русиянең Федераль иминлек хезмәте Skype, Gmail, Hotmail кебек интернет хезмәтләрен чикләү ниятләре булуын кире какты.

ФСБның исеме әйтелмәгән бер югары рәсмие Интерфакс агентлыгына әйтүенчә, ФСБда мондый хезмәтләрне чикләү ягыннан “бернинди тәкъдим йә таләпләр әзерләнми”.

Җомга көнне ФСБның Мәгълүмат саклау һәм махсус элемтә үзәге башлыгы Александр Андреечкин, Skype, Gmail, Hotmail кебек интернетта аралашу хезмәтләрен Русиядә тыярга тәкъдим иткән иде.

Федераль элемтә чараларына багышланган хөкүмәт утырышында чыгыш ясап Андреечкин, бу хезмәтләр кулланган шифрларны контроль итүе бик авыр, шул сәбәпле алар Русиянең иминлегенә куркыныч тудыра, дигән иде.
XS
SM
MD
LG