Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:45

Каһирәнең Таһрир мәйданында каршылык чарасы дәвам итә


Каһирә – Каһирәнең Таһрир мәйданында берничә йөз кеше Мисырның югары хәрби шура башлыгы Мөхәммәт Тантавиның урыныннан китүен таләп итеп инде өченче көн рәттән каршылык чарасы үткәрә.

Февраль аендагы урам җыеннары нәтиҗәсендә президент Хөсни Мөбәрәк чигенгәннән соң, илдәге җитәкчелек хәрби шура кулына күчте.

Шимбә көнне протест белдерүчеләр белән хәрбиләр арасында чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә бер кеше һәлак булды, 70-тән артыгы җәрәхәтләр алды.

Якшәмбедә хәрбиләр протест белдерүчеләргә каршы көч куллану ихтималы белән кисәтте.

XS
SM
MD
LG