Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тулуны билгеләргә әзерләнә


Мәскәү – 12 апрель көнне Русия совет космонавты Юрий Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тулуны билгеләргә әзерләнә.

Русиянең галәм идарәсе 49 илнең галәм идарәсе башлыкларына Мәскәүдә үтәчәк тантанага чакырулар җибәргән. Тантанага шулай ук төрле елларда галәм сәфәрләрендә катнашкан космонавтлар чакырылган.

Гагаринның беренче тапкыр галәмгә очуы бар дөньяда кешечелек тарихында зур казаныш буларак таныла. Бу уңайдан дөньяның 50-дән артык илендә, шул исәптән, Кушма Штатлар һәм Британиядә, тантана чаралары үтәчәк.
XS
SM
MD
LG