Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 00:49

Төркиядәге көрд активистлары парламент сайлауда катнашырга җыена


Әнкара – Төркиядәге көрдләрнең “Тынычлык һәм демократия” дип аталган партиясе 12 июньдә үтәчәк парламент сайлауда элекке депутат, көрд сугышчылары белән элемтәдә торуда гаепләнеп 10 ел төрмәдә утырып чыккан Ләйлә Зананы хуплаячагын белдерде.

Моннан тыш бу партия Төркиядә тыелган Көрд эшчеләр партиясе – ПКК белән элемтәдә торуда гаепләнеп хәзерге вакытта төрмәдә утырган тагын 6 көрд сәясәтчесен хуплаячак.

Парламентка керү өчен партияләргә куыелган 10% киртәне искә алып, көрд активистлары сайлауда бәйсез намзәт буларак катнашырга җыена.

Партия белдерүенчә, сайланган очракта, бу намзәтләр Төркия кануннары нигезендә иреккә чыгарылырга тиеш булачак.

XS
SM
MD
LG