Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:52

Мәскәүдә оппозиция көчләренең “Нәфрәт көне” чарасы үтте


Мәскәү – Якшәмбе көнне Мәскәүдә оппозиция көчләренең “Нәфрәт көне” дип аталган чираттагы каршылык чарасы үтте.

“Сул фронт” һәм Мәскәү шурасы оештырган бу чарада шулай ук алданган йорт хужалары, антифашистлар, Химки урманын саклаучылар, Горбачевның теркәлмәгән социал-демократлар партиясе вәкилләре катнашкан.

Чарада күтәрелгән күп төрле шигарләр арасында ватандашларның хокукларын тәэмин итү, губернаторларны сайлап кую таләпләре дә булган.

Чараны оештыручылар шушы таләпләрен президент идарәсенә илтеп тапшырырга теләгән. Ләкин аларны анда үткәрмәгәннәр. “Сул фронт” җитәкчесе Сергей Удальцов һәм тагын берничә активист тоткарланган.

XS
SM
MD
LG