Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша белән Русия арасында янә җәнҗал купты


Очкыч казасы урынында урнаштырылган яңа хәтер тактасында Катынь фаҗигасе телгә алынмаган
Очкыч казасы урынында урнаштырылган яңа хәтер тактасында Катынь фаҗигасе телгә алынмаган

Смоленски хакимиятләре очкыч казасы урынында урнаштырылган һәйкәлнең хәтер тактасын алыштырып куйган. Яңасында Катынь фаҗигасе телгә алынмый.


10 апрель көнне Польшада бер ел элек Русиядә булган очкыч казасы корбаннарын искә алу чаралары үтте.

Узган ел Польшаның югары рәсмиләре Катынь фаҗигасе корбаннарын искә алу өчен Русиягә барганда аларның очкычы Смоленски тирәсендә казага тарыды. Очкычтагы 96 кеше, шул исәптән Польша президенты Лех Качински һәлак булды.

Шушы һәлакәт корбаннарын искә алу көнендә Польша белән Русия арасында янә җәнҗал купты. Смоленски хакимиятләре каза урынында урнаштырылган һәйкәлнең хәтер тактасын алыштырып куйган. Элекке тактада Катынь геноциды телгә алынган булса, яңасында бу турыда бер сүз дә юк – бары тик очкыч казасы корбаннары гына телгә алынган.

9 апрель көнне каза урынында үткән матәм чарасында Польшаның хәзерге президентының хатыны Анна Комаровски җитәкчелегендә рәсми төркем катнашты. Күрәсең, хәтер тактасын шул чара алдыннан гына алыштырып куйганнар.

Анна Комаровски очкыч казасы корбаннары истәлегенә чәчәк сала
8 апрельгә кадәр эленеп торган тактада поляк телендә "Президент Качински Польша армиясе офицерлары һәм әсирләренә карата кылынган совет геноцидының 70 еллыгына барганда һәлак булды" дигән сүзләр язылган булган.

Яңа тактада рус һәм поляк телләрендә "2010 елның 10 апрелендә Смоленски янында очкыч казасында һәлак булган Польша президенты Лех Качински җитәкчелегендәге 96 поляк истәлегенә" дип язылган.

Польша ягы хәтер тактасын алыштыру галәмәтенә ризасызлык белдерде, Русияне Катынь фаҗигасен янә йомып калу тырышлыгында гаепләде.

Смоленски губернаторы Сергей Антуфьев, бу гаепләүне кире какты. “Бу урында беренче чиратта очкыч корбаннары искә алына, Катынь фаҗигасе мемориалы исә Катынь урманында урнашкан” диде ул һәм бу ике фаҗигане бутамаска чакырды.

Гыйнвар аенда Русия тикшерүчеләре Смоленски казасы өчен Польша очкычы экипажы җаваплы дигән хисап бәян итте. Польша ягы бу нәтиҗә белән кәнәгать түгел һәм тикшерүне дәвам итәргә чакыра.

11 апрель көнне Польшаның хәзерге президенты [әнисе татар канлы булган – ag] Бронислав Коморовски Смоленскида Русия президенты Дмитрий Медведев белән очраша. Соңнан аларның Катынь мемориалына баруы каралган. Бу Польша һәм Русия дәүләт җитәкчеләренең беренче тапкыр Катынь җиренә бергәләп баруы булачак.
XS
SM
MD
LG