Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:04

Татарстан мөфтиен сайлауга әзерлек, татар-мөселман өммәтендәге вазгыять хакында аналитик тапшыруыбызның икенче өлешен тәкъдим итәбез. Бу әңгәмәдә Римзил Вәли, Татарстан Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус хәзрәт Фәиз, журналист Саша Долгов катнаша.


Римзил Вәли.
Илдус хәзрәт, әңгәмәнең беренче өлешендә без бүгенге ислам, Татарстан, татар халкы һәм практик гамәлләр турында сөйләшә башладык. Соңгы елларда игътибарның артуы, проблемаларның чишелә башлавы искә алынды. Шул ук вакытта Татарстан мөселманнары арасында да чишелмәгән мәсьәләләр барлыгын да искә алдык. Чыннан да, безнең мөселманнар арасында экстремистлар бармы? Матбугатта, интернетта мөселманнарны эзәрлекләү күренә. Бу хәлгә ничек карыйсыз? Көч кулланып, мөселманнар белән идарә итәләрме, юкмы?

Илдус Фәиз.
Бүгенге көндә мөселманнарның халәте яңа туган балаларның халәте рәвешендә. Яңа туган бала әгәр дә барып чәйнеккә пешә икән, ул чәйнекне гаепли башлый. Әгәр дә бүген мөселманнар эзәрлеклиләр дип кычкыра икән, аның сәбәбен карамыйча, берьяклы гына кычкырырга, берьяклы гына фикер йөртергә маташалар. Әмма бүген мөселманнарны эзәрлекләү бар дип, төгәл әйтә алмыйм. Әйткән кешеләрдән дә төгәл булган, исбатланган дәлилләр китерүен сорар идем.

Безнең хатын-кызлар 30-40 градуста яулыктан, озын күлмәктән базарга чыга, аларга акылдан шашкан дип кычкыралар. Шул ук татар хатыннары, шунда сатып утыручылар кычкыра бит. Хатыннарыбызның елап кергән вакытлары да була. Әмма шуңа гына карап, эзәрлеклиләр дип әйтеп булмый бит. Дөньяда, базарда нинди генә юләрләр юк. Һәрберсенең үз фикере бар.

Икенче яктан, дәүләт тарафыннан эзәрлекләү барамы дигәндә, бу мәсьәләдә дә әйтергә кирәк, әгәр дә Русия Федерациясе канунына сыймый торган гамәлләр күрсәтелә икән, яки тыелган оешмалар кысрыклау бар дип әйтә икән... Алар бит канунны бозган. Әгәр дә син бер дәүләттә яшисең икән, һәм син шул дәүләттә булган шәригать кануннарына каршы килми торган канунын бозасың икән, синең өстеңдә гөнаһ.

Мәсәлән, әгәр дә без бүген юл йөрү кагыйдәләрен бозабыз икән, әлбәттә, без өстебезгә гөнаһ алабыз. Согүд Гарәбстанында, мәсәлән, әгәр дә кеше тизлекне туксаннан арттырып, бәрелеп үлә икән, аның җеназасын укымыйлар. Бу үз-үзенә кул салган дип санала.

Әгәр дә җәмгыятьтәге тәртипне бозабыз икән, әлбәттә, тәртипсезлек була. Кешеләрне кыйнарга, үтерергә чакырабыз икән, яки без генә булырга тиеш, башкалар булырга тиеш түгел дип, мәсьәләне чыгарабыз икән, ул очракта безгә, кнопканы басып, туктагыз, сез канунның чикләреннән чыккансыз дип, җаваплыкка чакырачаклар.

Саша Долгов. Хәзер мөхтәсибләргә Диния нәзарәте машиналар бирде. Илдус хәзрәт мөхтәсибләр шул килеш калачаклармы?

Римзил Вәли.
Дөрес булмаган мөхтәсибләр, имамнар буламы? Аларны төзәтәләрме?

Илдус Фәиз.
Каманың Аръягы, Каманың теге ягы дигән төшенчә тәмамланып бара. Бу чор үтеп бара. Чөнки ул яктагы Лениногорски, Түбән Кама, Баулы, Мөслим, Минзәлә, Сарман, Чистай, Чаллы – бөтенесен йөреп, аралашырга туры килде. Уйдырма төшерү, яки кемнедер ярату, кайсыдыр мөхтәсиб дөрес, кайсыдыр дөрес түгел дигән төшенчә үзебезнең арада булырга тиеш түгел.

Без бергәләп бер юнәлештә эшлибез, бер тәртип. Бер мөхтәсибне алу, икенче мөхтәсибне калдыру дигән мәсьәлә бик каты кыздырылды. Бәлки Диния нәзарәтне ничектер кузгатып, аны шау-шуга чыгарудан башка юл таба алмагач, сезне эштән алалар, бу мөхтәсибне яратмыйлар дип әйтүчеләр дә булды. Аларга тигез хезмәт хакларын да бирү мөхтәсибләрнең бертигез икәнлеген күрсәтә.

Илдус Фәиз
Икенчедән, бу мәсьәләгә нокта куяр өчен Русия Ислам университеты каршында хәзер үзәк булдырылды. Ул да булса, мөхтәсибләрнең дә, имамнарның да белем дәрәҗәләрен күтәрә торган үзәк. Ел саен мөхтәсибләрне дә, имамнарны да аттестацияләү бар. Ул медицина хезмәткәрләрендә дә бар, укытучыларда да бар, артистларда да бар. Ә бездә ул, бәлки, арткы планда калгандыр. Ләкин кемнедер калдыру, кемгәдер тию, кемнедер төшерү – бу гомумән буш сүз. Без бөтенебез Диния нәзарәтенең канаты астында бергәләшеп эшлибез.

Римзил Вәли. Әңгәмәнең ахыргы өлешендә корылтай, сайлау турында сөйләшик. Кайберәүләр әйтер: өч намзәт бар, шуларның берсе белән генә сөйләшәсез. Ләкин дөньяви кешеләр Саша Долговның, Римзил Вәлинең Илдус хәзрәт белән сөйләшүе әле мөселманнарның фикерләренә ничек тәэсир итә бит. Хәзрәтләр, имамнар дөньяви кешеләр белән яши. Хакимият белән дә яши. Журналистлар белән аралашып яши. Шуңа күрә, әйдәгез, укучыларны үзегез белән таныштырып китик, Илдус хәзрәт кайсы яктан, кайда белем алган?

Илдус Фәиз. Мин үзем Тәтеш районыннан, Олы Тархан дип аталган авылдан. Дөньяви белем алуларым иҗади яктан, актерлык, театр өлкәсеннән. Дини белемнәрен Ислам кабул итүнең меңъеллыгы исемендәге мәдрәсәдә һәм Иордания мәмләкәтендә кыска вакытлы булган курсларда алдым. Шулай ук Катар дәүләтендә хәдисләр өйрәнү, телне камилләштерү кыска вакытлы курсларында укыдым.

Шулай ук туктаусыз белемне үстерүдә, арттыруда эшлим. 1999 елдан бирле Татарстан Диния нәзарәтендә мин дәгъват бүлеге җитәкчесе булып, халыкка төрле-төрле чаралар аша динне аңлатырга тырыштым. Шактый уку-укыту белән шөгыльләндем.

2010 елда булган дүртенче корылтайда мине мөфтинең беренче урынбасары итеп сайлаганнар. Госман хәзрәт Исхакый мөфти вазифаларыннан киткәннән соң, мин уставта күрсәтелгән пункт белән автоматик рәвештә мөфти вазифаларын башкаручы булып калдым. Бүгенге көндә Диния нәзарәте корылтайга әзерлекне алып барырга тиеш.

Саша Долгов. Корылтай вакытында делегат булып катнашкан кеше, имам үзенең кандидатурасын тавышка куя ала. Шуларның берсен – Мансур Җәләлетдинне чыгармакчы булалар һәм башка имамнар да, мөгаен, катнашырлар. Моның тәртибе ничек булыр?

Илдус Фәиз.
Әгәр дә корылтайга килгән делегатлар шушы кардәшләребезнең исемлеген кандидат итеп чыгарырга дип, бер тавыштан хупласалар, ул вакытта чыга ала. Шунда утыручы килгән делегатлар тавыш бирү рәвешендә сайлый ала. Ягъни бу – корылтайга килгән делегатларның эше. Чөнки корылтай бөтен кешене вазифаларыннан азат иттерә.

Анда гомумән гади имамнар гына җыела. Анда мөфти дә, казый да булмый. Шуңа күрә корылтай делегатлары ничек кабул итә, тәкъдим итәбезме, яки кирәкмиме, бу эшне эшликме, яки теге эшне эшликме дип, корылтайдагы халык үзе тавыш бирә.

Саша Долгов.
Русиядә берничә мөфтият бар. Берсе тарихи мөфтият – Үзәк Диния нәзарәте. Аны Тәлгать Таҗетдин җитәкли. Аңа иң күп мәхәлләләр керә. Икенчесен Равил Гайнетдин җитәкли. Бу мөфтиятләрнең берсенә кушылу мөмкинме? Бу мөфтиятләрнең кайсысы белән якынрак булачаксыз? Сез моны дәүләт хәл итәр дип әйткән идегез.

Саша Долгов
Илдус Фәиз.
Бу мәсьәләдә сөйләшүләр була алмый. Чөнки корылтай күз алдыбызда. Аны үтмичә торып, без бу мәсьәләдә бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Ләкин килешү рәвешендә без шул ук мөфтиләр шурасы белән, Равил хәзрәт Гайнетдин белән дә, Үзәк Диния нәзарәте белән дә, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән дә аралашабыз.

Әмма ниндидер мөфтияткә кушылу мәсьәләсенә кагылышлы сүзләрне әле әйтергә мөмкинлек тә юк. Чөнки әле мөфти билгеләнмәгән. Корылтай мөфтине билгеләгәч, корылтай нинди рәвештә икәнлеген, кая булырга икәнлеген тәкъдим итсә, ул вакытта әйтергә булыр иде.

Без – бербөтен Русия күләмендәге мөселманнар. Бигрәк тә мөфтиятләргә кергән мөселманнарның күпчелеге – татарлар. Иң мөһиме – үзара аңлашу кирәк, бер юлдан баруыбыз кирәк. Кем кем өстеннән җитәкли, кем кем астында буйсынып яши – анысы мөһим түгел. Без бөтенебез дә Аллаһның канат астында яшибез.

Саша Долгов.
Корылтай узар да китәр, мөфти сайланыр. Күзгә бер әйбер ташлана: хәзерге дини сәясәтнең башында ике президент бер-берсенә каршы килә. Беренчесе – Чечня президенты Рамзан Кадыров. Икенчесе – Татарстанның беренче президенты Миңтимер Шәймиев. Русиядә ислам лидеры булу теләге бигрәк тә Рамзан Кадыровта көчле. Шуңа күрә ул Равил Гайнетдинне кулланып та ала.

Татарстандагы дини вазгыятькә килгәндә, аның башында Миңтимер Шәймиев торадыр шикелле. Безнең бөтен уклар, бөтен юллар Болгарга юнәлгән. Минемчә, әкрен-әкрен инкыйлабка кадәр булган татар-башкортның үзәк бер мөфтияте яңадан шушы юнәлештән китәр. Бу милләт өчен шактый файдалы булыр иде.

Илдус Фәиз.
Шуны әйтергә кирәк, Кавказ гомере буе аерым булган, Кырым гомере буе аерым булган. Русия күләмендә, ягъни урта Русиядә, һәрвакытта татарлар мөселманнарның йодрыгы булган, әйдәп баручылар булган. Хәтта Япониягә барып, мәчетләр дә төзегән. Төркиядә татарлар төзегән мәчетләр бар. Анда татарлар инкыйлабтан соң, сәяси репрессияләрдән качып, Аллаһның рәхмәте белән үзенә бер урын да тапкан. Аннан соң башка илләргә күчеп киткән.

Биредә ачык итеп, фәлән кеше лидер була дигән мәсьәләне күз алдында тота торган булсак, бу фәкать сәясәт кенә булып кала. Рухани кешеләр өчен иң беренче чиратта дин булырга тиеш. Әгәр дә без дини булабыз икән, халык безне ихтирам итә торган була. Әгәр дә без сәясәтче булабыз икән, сәясәт юньле нәрсәгә китерми. Халык болай да сәясәттән туйган. Без килгән кешеләргә рухи ял бирергә тиешбез. Шул юнәлештә берләшергә кирәк.

Римзил Вәли. Илдус хәзрәтнең фикерләре тормышка ашсын дип, өметләнеп калабыз. Корылтайдан соң тагы сөйләшербез. “Азатлык” радиосында дини тапшырулар тагын булыр әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG