Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина прокуратурасы Кучмага Мәскәүгә барырга рөхсәт итте


Украинаның баш прокуратурасы илдән чыкмаска тиешле элекке президент Леонид Кучмага Мәскәүгә барып кайтырга рөхсәт итте.

Кучма Русиягә Юрий Гагаринның галәмгә очуының 50 еллыгына багышланган чараларга чакырылган.

Элекке президент 2000 елда журналист Георгий Гонгадзе үлемен тикшерү эшендә катнаша. Аның тикшерү барышында илдән чыгуы тыела.

Кучма үз вазифасыннан файдаланып Украина эчке эшләр министрлыгына канунсыз күрсәтмәләр бирүдә һәм шуның белән журналист үлеменә катнашы булуда гаепләнә.
XS
SM
MD
LG