Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Польша президентлары Смоленск казасы корбаннарын искә алды


Русия һәм Польша президентлары Дмитрий Медведев һәм Бронислав Коморовский бер ел элек Смоленск янында булган очкыч казасында үлгән 96 кешене искә алу чарасында катнашты. Һәлакәт корбаннары арасында Польша президенты Лех Качинский да бар иде.

Ике ил җитәкчеләре каза урынында куелган һәйкәлнең язуы турында да килеште. Смоленски хакимиятләре каза урынында урнаштырылган һәйкәлнең хәтер тактасын алыштырып куйган. Элекке тактада Катынь геноциды телгә алынган булса, яңасында бу турыда бер сүз дә юк – бары тик очкыч казасы корбаннары гына телгә алынган.

Русия президенты бүгенге очрашу вакытында Катынь эше турында мәгълүматне җәмәгатьчелеккә ачу эшен тәмамларга вәгъдә итте.

1940 елда Смоленски өлкәсендәге Катынь авылында 20 меңләп поляк офицеры атып үтерелгән. Совет хакимиятләре елларча моны наци Германиясе гамәле дип күрсәтте.

Медведев бүген янә бер мәртәбә полякларның Сталин кушуы белән атып үтерелгәнен әйтте.
XS
SM
MD
LG