Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински метросында шартлау: корбаннар бар (видео)


Мински метросында шартлау: корбаннар бар
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00
йөкләү

11 апрель көнне кичке бишләрдә Беларус башкаласы үзәгендәге "Октябрьская" метросы тукталышында шартлау яңгырады.

11 апрель көнне кичке 5 тулганда Беларус башкаласы үзәгендәге "Октябрьская" метросы тукталышында шартлау яңгырады.

Корбаннар саны 11гә җиткән дип хәбәр ителә. Йөздән артык кеше җәрәхәтләр алган.

Туры эфирда эшләгән телевидение каналлары җир астыннан канга баткан курыккан кешеләрнең чыгуын күрсәтә. Каты яраланганнарны ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре алып чыга.

Террор гамәле турында әлегә белдерү ясалмады, җирле мәглүмат чаралары бу шартлауны Мәскәү метросында 2010 елның мартында булган террор гамәленә охшаган булуы турында хәбәр итте.

"Октябрьская" тукталышы президент Александр Лукашенко хакимияте бинасына якын урнашкан. Тукталыш башкаланың иң күп транспорт һәм машина йөргән Бәйсезлек проспектына чыга.

Беларусның баш прокурор урынбасары Андрей Швед Мински метросындагы шартлауны "террор гамәле" дип атады.
XS
SM
MD
LG