Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:32

Русиядә спиртлы эчемлекләр тыелган, хатын-кызларның күбесе хиҗаптан йөргән, күпхатынлык хөкем сөргән төбәк бардыр дисәләр, мөгаен ышануы авыр булыр. Ләкин Русиядә дә тулаем шәригатьчә яшәгән авыл бар.

Дагыстанның Новосаситли авылы халкын иртәнге намазга чакырган азан уята, анда никадәр генә тырышып тыңласаң да, эт тавышын ишетә алмыйсың. Чөнки исламда “чиста” саналмаган бу хайванны Новосаситлида бөтенләй тотмыйлар. Шулай ук әлеге авылда хиҗапсыз хатын-кыз да сирәк күренеш, ә берәр исерекне очрату һич кенә дә мөмкин хәл түгел.

Новосаситлида мәктәпнең дә бер өлеше зәкят акчасына салынган. Чыккан бәхәсләрне дә монда авыл имамы хәл итә.

Новосаситлиның дини рухание һәм Коръәнне милли телгә беренчеләрдән булып тәрҗемә иткән Габдерәхим Мөхәммәтов сүзләренчә, 15 ел элек әле авылы халкының яртысы гына шәригать кануннары белән яшәргә теләсә, хәзер инде аларның барысы да ислам тәртипләре нигезендә гомер кичерү яклы. Әмма моның өчен ул Дагыстан ирекле булырга тиешлеген әйтә.

Дөресен генә әйткәндә, инде хәзердән үк бу авыл Русиягә карамый кебек хис туа. Чөнки андагы яшәеш башка төбәкләрдән нык аерыла.

Биредә исламда тыелган гамәлләрдән бик тиз арыну ягын табалар. Мисал өчен, әле күптән түгел генә бу авылда ике хатын-кыз үтерелде. Соңыннан аларның багучылык белән шөгыльләнгәне мәгълүм булды.

Христианнар Русия хакимияте белән күзаллана

Әлбәттә, әлеге Новосаситли авылында гына түгел, Төньяк Кавказның башка республика авылларында да шәригать кануннары өстенлек ала бара һәм моңа кайбер төбәк җитәкчелеге дә теләктәшлек белдереп тора.

Мисал өчен, Чечня президенты Рамзан Кадыйров әле бу көннәрдә генә “Интерфакс”ка биргән әңгәмәсендә кабат күпхатынлык яклы булуын әйтте. Ул бу хакта инде даими белдереп килә. Шулай ук ул хатын-кызларның башларына яулык бәйләү тәртибен алга сөрде. Һәм Чечняда чәчләрен күрсәтеп йөргән хатын-кызларның башларына буяу шарлары ату да таралды. Кадыйров җирле телевидениедә эшләр өчен чакырган мәшһүр Канада гүзәле Кристал Каллахан да тапшыруларны яулыктан алып барды.

Caucasus Times мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Ислам Текушев сүзләренчә, алар Төньяк Кавказдагы биш республика башкаласында халыкның динилеген, башка дин вәкилләренә һәм дини агымнарга карашларын сорашып фикер белешү уздырган.

“Бу сораштыру кайбер белгечләрнең Төньяк Кавказда яңа этник төркем – “Төньяк Кавказ мөселманнары” барлыкка килә дигән күзәтүләрен раслады”, ди ул.

Текушев Чечняда халыкның 44% христианнарга тискәре карауларын әйтә.

Ләкин Мәскәүдәге Карнеги үзәге белгече Алексей Малашенко Төньяк Кавказда мөселманнар арасында христианнарны яратмау сизелсә дә, анда толерантлык юк дип әйтүе кыен дип саный.

“Әлбәттә, анда урыслар дигәндә Мәскәү һәм аның сәясәте күзалланырга мөмкин. Бәлкем бу 44% кеше даими рәвештә тәре яулары турында ишетеп килгәндер. Без бу хакта инде 2001 елдан бирле ишетәбез. Ул вакытта Буш беренче тапкыр: “Без ислам экстремистларына каршы сугышабыз” дип әйтте. Ә чынлыкта каршылык мөселман дөньясы белән бара. Һәм бу шул сораштырылган 44% халык күңелендә эз калдыргандыр. Бәлкем бу декабрьдәге урыс милләтчеләрнең баш күтәрүе белән дә бәйледер”, ди ул.

Малашенко фикеренчә, Мәскәү сәясәте һәм христианлык бер дәрәҗәдә күз алдында тотылган очракта, бу яратмау нәкъ шул федераль хакимияткә нигезләнгән булуы ихтимал.

Русия кануннарын шәригать алмаштыра

Сораштырулар күрсәткәнчә, ислам Төньяк Кавказ төбәкләрендә ныграк урынны били бара. Һәм алар арасында радикал исламчыл хәрәкәтләргә, аерым алганда ваһһабчыларга теләктәшлек белдерүчеләр саны шактый зур. Текушев сүзләренчә, бу нигездә 20-25 яшьтәгеләр икән. Алар җиһадта катнашмый, радикал төркемнәр белән элемтәдә тормый, әмма ниндидер мохтаҗлык чыкса, аларга ярдәмгә барырга әзерләр. Һәм иң кызыгы, исламны тыйган республикаларда радикал ислам хәрәкәтләренә теләктәшлек белдерүчеләр күбрәк.

Малашенко әйтүенчә, Төньяк Кавказның исламлашуы инде күптәннән бара һәм бу хакимият сәясәтенә бер алмаш булып тора.

“Русия кануннары эшләмәгәндә, әлбәттә, дини традицияләргә таяналар. Ни дисәң дә, шәригать кануннары азмы-күпме эшли һәм ул өлкә үсеш ала бара. Исламдагы гаделлек нигезләре исламлашуга юл ача, чөнки әлегә мин аңа алмаш күрмим. Әлбәттә аларны радикаллар дип әйтеп була. Чөнки шәригать хокукын яклый икән, димәк ул ислам идарәсен хуплый дигән сүз. Әмма ул нәрсәдән килеп чыга соң? Башка юнәлешләр эшләмәгәнлектән”, ди ул.

Малашенко киләчәктә дә Төньяк Кавказның исламлашуы үсәчәген әйтә. Димәк, Русия эчендә мөселман утраучыгы кебек үз “дөньясында” яшәгән Новосаситли кебек авыллар артыр төсле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG