Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:19

“Бизнес Online” Татарстан сулыкларын үзара бүлешкән җәмгыятьләрнең исемлеген бастырды. Аларны оештыручылар арасында республикада билгеле фамилияләр дә бар.

“Бизнес Online”дагы “Татарстан прокуратурасы республиканың министрлар кабинетына кармак салды” дигән мәкалә моңа кадәр сәхифәдә дөнья күргән башка язмалардан бераз аерылып тора.

Язмадан соң фикер белдерүчеләр әйткән сүзләр дә моны дәлилли. Мәкалә коррупциянең югары хакимияткә барып тоташуына ишарә итә. Укучылар түрәләрне әхлаксызлыкта, комсызлыкта, канун бозуда кискен гаепли.

Моратова, Метшина түрәләрнең туганнарымы?

“Оештыручылар исемлегендәге Моратова Резедә Равилевна, Метшина Адэля Ринатовна - түрәләрнең туганнарымы бу? Җирне бүлделәр, елгаларны бүләләр. Инде һаваны гына бүләсе калды. Ансын ничек кисәрләр икән?”, дип яза берәү.

"Ә Моратов әфәнде үзе канун һәм гаделлек бозу белән килешмәүче көрәшче бит”, дип исемен күрсәтмәгән икенче берәү республикадагы җитәкчеләрнең сүзе белән гамәлләре туры килмәүгә ишарә итә.

Сулыкларны 6 ширкәт үзара бүлгән

“Бизнес Online” Татарстандагы сулыкларның 6 ширкәткә бүленүен күрсәтә. Алар арасында берсе генә “Татрыбхоз” – дәүләтнең унитар предприятиясе булып тора. Ә калган бишесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять һәм коммерциягә катнашы булмаган оешмалар.

Чистайда теркәлгән “Камские Круизы” дип аталган җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне оештыручылар икәү. Берсе - “Лайнэт” җәмгыяте булса, икенчесе юридик зат – Моратова Резедә Равил кызы.

Татарстан сулыкларының бер өлешен үз кулына алган “ННБ – Транс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьне оештыручылар арасында Метшина Адэля Ринат кызын, Метшин Айрат Рәис улын да күрергә була.

“Бизнес Online”да әлеге мәкаләне язган журналистларның берсе – Арслан Миңвәлиев сүзләренчә, аларга әлеге мәгълүматларны табу кыен булмаган.

“Салым инспекциясе сәхифәсенә күз салу җитә. Анда юридик затларны теркәү реестры бар. Шулай ук салым инспекциясеннән дә сорап алып була”, ди Миңвәлиев.

Оештыручылар җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең эшчәнлегендә катнашмый, ә табышны бүлешкәндә генә керемнең бер өлешенә хуҗа була.

“Бизнес Online”: Президент һәм прокуратура фикере бер


“Бизнес Online” мәкаләдә билгеле фамилияләргә карата үзеннән бернинди комментарий да бирмәгән. “Укучылар үзләре нәтиҗә ясарга тиеш”, ди Миңвәлиев.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов сулыкларны бүлешкән җәмгыятьләрне оештыручылар арасында Моратова, Метшин фамилияле кешеләрнең булуын әллә алдан ук белгән, әллә инде белмичә генә журналистлар белән март ахырында очрашканда: “Бәйгедә отучылар арасында мине үзләренең дуслары дип атаучылар да бардыр, бәлки”, дигән иде.

Миңнеханов фикеренчә, халыкның ял итү мөмкинлекләре алай күп түгел. Хәзер инде анысын да тартып алмакчы булалар. Ә халыкның балык тотуыннан күпләр файда күрергә омтыла.

“Бизнес Online” Татарстан прокуратурасының күрсәтмәсе президент фикере белән тәңгәл килә, дип белдерә.

Прокуратура шикаять итте

8 апрель көнне Татарстан прокуратурасы министрлар кабинетына күрсәтмә җибәрде. Анда Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм куллану идарәсе башлыгы имзалаган “Татарстанда балык тоту кишәрлекләре исемлеген раслау” боерыгын кире кагарга диелә.

Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм куллану идарәсе хезмәткәре Рамил Шәрәфетдинов идарәдә прокуратура карары белән таныш булуларын әйтә. “Безнең юристлар аны өйрәнә һәм 1 ай эчендә аңа җавап та булачак”, ди ул.

Татарстан прокуратурасының икътисад һәм табигатьне куллану өлкәсендә кануннар үтәлешен тикшерүче бүлек башлыгы Сергей Егоров, хөкүмәт ниндидер карар чыгармаса, прокуратураның мәхкәмәгә бирергә хокукы бар, дип әйтә.

Егоров элгәре дә канун нигезендә сулыкларда балык тоту шөгыленең ирекле һәм түләүсез булырга тиеш икәнлеген әйткән иде инде.

Моратов балык тоту бушка дигән иде

26 мартта Ирек мәйданына 4 меңгә якын балыкчы җыелып түләүле балык тотуга каршылык белдергәч, җыелганнар таралыр алдыннан гына Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары Равил Моратов алар янына чыккан иде.

Ул таләпләр язылган кәгазьне кулына алып “бу бик яхшы резолюция” дип белдерде һәм бушка рәхәтләнеп балык тота аласыз дип тә әйтте. Инспекторлар күренсә, үзеннән аларга сәлам дә тапшырырга кушкан иде.

Кишәрлекләр 800 меңгә сатылган

Соңгы хәлләр, сулыкларны үзара бүлешкәннәрнең керемне үз кулларыннан ычкындырырга теләмәүләре турында сөйли.

Татарстанның хайваннар дөньясын саклау һәм куллану идарәсендә исемен әйтергә теләмәгән хезмәткәр “Бизнес Online”га “Бу кешеләр (оешмалар – Н.А) зур акчалар түләде, кайбер кишәрлекләр 800 мең сумга төште, кайберләрендә инде билгеле бер инфраструктура да булдырылган”, дигән.

Әмма Сергей Егоров, Казан һәм Яшел Үзән тирәсендәге иң балыклы җирләр арендаторларга бирелгән, алар балык тоткан өчен акча таләп итә, әмма бернинди кулайлыклар да тудырылмаган, дип әйтә.

XS
SM
MD
LG