Accessibility links

Русиягә Гагаринны гына сагынырга кала


Русиянең галәм программасы үтәлеше соңгы вакытта мактанырлык түгел. Юрий Гагаринның галәмгә очуының 50 еллыгы да әлеге программаны үтәүчеләрне уңышка рухландыра алмады.

Гагаринның галәмгә очуына 50 еллыкны бәйрәм итүгә әзерлек федераль космик агентлыгы (Роскосмос) җитәкчесе Анатолий Перминовны яңадан-яңа гамәлләргә дәртләндерергә тиеш иде кебек. Әмма кызганычка, Русия галәме программасы зур уңышлар белән мактана алмый. Киресенчә 50 ел элек булган вакыйга уңаеннан “Гагарин” исеме бирелгән “Союз ТМА-21” корабы кайбер проблемнар сәбәпле, җиһанга бер атнага соңарып очты.

Шул ук көнне Русия вице-премьеры Сергей Иванов Перминовка эшеннән китәргә вакыт җитүенә ишарәләде.

Ярты гасыр элек Советлар Берлеге Гагаринның 108 минутлык галәмгә очышы белән дөньяны таң калдырды. Әлеге тарихи вакыйганы ел саен 12 апрель көнне искә алалар. Ә быелгысы аеруча да зурлап уздырыла. Бары тик илнең хәзерге галәм программасы гына элекке уңышларга тап төшерә.

Русия космик академиясе вәкиле Юрий Караш хәзерге җитәкчелек чорында галәм программасы торгынлык кичерә дип саный.

“Миңа моны әйтүе бик авыр, әмма бу хакыйкать. Әлеге өлкә алга барырга тели, әмма идарәчеләр: без иң алдынгы, безнең “Союз” корабы бар, барысы да Русиягә йөз тота, без иң күп ракеталар җибәрәбез, тагын нәрсә телисез дип әйтә”, ди ул.

Ялгышлык халык кесәсенә суга

Узган атнада галәмгә очышның тоткарлануы иң соңгы уңышсызлык булды. Аңа кадәр - 2010 елның декабрендә Казакъстандагы Байконурдан очып киткән “Протон-М” өч спутникны җиһанга алып чыга алмады һәм алар АКШның Гавай штаты янында Тын океанына очып төште.

Бу өч спутник ГЛОНАСС системасы өчен каралган иде. Һәм аның язмышы шулай төгәлләнүе Русия салым түләүчеләргә ике миллиард долларга төште.

Әлеге хәлдән соң Роскосмосның ике түрәсе үз вазифаларыннан җибәрелде, ә Перминов шәхсән президент Дмитрий Медведевтан шелтә алды.

Ә быел февральдә ГЕО-ИК-2 спутнигын җибәрү уңышсызлыкка очрады. Югалган бу спутникны бары американнар ярдәмендә генә таба алдылар.

Ләкин әлеге уңышсызлыкларга карамастан, кайбер экспертлар Гагаринның галәмгә очуының 50 еллыгы бу программаны кабат торгызып җибәрергә булышырга мөмкин дип саный. Русия галәм программасы баш күзәтүчесе Александр Железняков фикеренчә, бу чара илдәге әлеге тармакның киләчәк үсешенә йогынты ясый ала.

Планнар зурдан

2011 елда Роскосмосның бюджеты 3,5 миллиард долларны тәшкил итә. Бу 2008 ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк һәм Советлар Берлеге таркалгач, әлеге тармакка бүленгән иң күп акча.

Узган атнада Русиядәге космос тармагы җитәкчеләре белән очрашуы вакытында премьер-министр Владимир Путин НАСА, Европа галәм агентлыгы һәм Франциядән соң Мәскәүнең әлеге өлкәгә иң күп акча бүлүен әйтте.

Шунда ук Путин бу тармакны саклау гына түгел, ә үстерү кирәклеген ассызыклады. Ул 2013 елга Плесецки космодромыннан “Ангара” ракета ташучы корабының очыш тәҗрибәсен тикшерү башланачагын әйтте. Моннан тыш, “Русь-М” ракета-ташучы корабны булдыру бурычын куйды. Ул йөк корабларын җиһанга чыгарачак.

Тагын өстәп, Русия түрәләре 2040 елга Марска беренче кеше очуны планлаштыра. Шул ук вакытта кайбер галимнәр башта Айда база булдыру кирәклеген ассызыклый. Путин сүзләренчә, ул 20 ел дигәндә тормышка ашырга мөмкин.

Железняков бу хәлләр Русия космонавтикасы үсешенә ярдәм итәргә тиеш дип саный.

“Мин Айга һәм Марска очу белән бәйле барлык бу проектлар тормышка ашыр дип өметләнәм”, ди ул.

Ә Караш исә әлеге программаның тормышка ашуы өчен аның җитәкчелегендә үзгәрешләр кирәк дигән фикердә.

“Бу очракта алар әзерлекле һәм белемле яңа кешеләрне җәлеп итә алачак. Әлеге кешеләр инновация программалары белән дәүләт мәнфәгатьләрен бергә истә тотып эшләячәк. Һәм шул очракта Русия тиз генә Марска очачак. Русия моны башкара алачак”, ди ул.

Илнең массакүләм мәгълүмат чаралары соңгы вакытта җитәкчелек алмашуы турында шактый язды.

“Российская газета” узган атнада Перминовны аның урынбасары Анатолий Давыдов алмаштырырга мөмкин дип язып чыкты. Монда шулай ук башка исемнәр дә аталды.
XS
SM
MD
LG