Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 14:58

Русия һәм Чехия рәсмиләре Прагада хоккей уйнады


9 апрель көнне Русия һәм Чехия рәсмиләре, сәясәтчеләр, танылган артистлар, спортчылар, эшкуарлар Прагада хәйрия уены уйнады.


Ни сәбәпледер уен алдыннан оештыручылар Русиянеке урынына элекке совет гимнын яңгыратты. Соңрак алар бу хаталары өчен гафу үтенде.

Чех такымын элекке премьер Мирек Тополанек җитәкләде. Русия ягында президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович, “Газпром-экспорт” һәм берүк вакытта Русиянең хоккей лигасы (КХЛ) президенты Александр Медведев, артист Дмитрий Харатьян уйнады.

Алдан вәгъдә ителгән булса да, Русиянең вице-премьер Александр Жуков, гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, Казан мэры Ильсур Метшин Прагага килә алмады.

Ә менә Дворкович, соңарып булса да, килде. Үзенең Twitter битендә ул соңаруының сәбәбен паспортын онытып калдыруы белән аңлатты. Әйтүенә караганда, Дворкович очкычка билетны үз хисабына алган.

Уен шактый киеренке булды. Чехлар соңгы секундта алка атып 6-5 исәбе белән җиңү яулады.

Җыелган акча авыру балаларга ярдәм итүче оешмаларга тапшырылачак.

XS
SM
MD
LG