Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Самарда 15нче мәртәбә “Татар балалары җырлый” исемле фестиваль узды. Быел бу мәдәни чара мәшһүр шәхесебез Габдулла Тукайның 125 еллыгына багышланган иде.


Моңа кадәр балалар фестиваленә татар авылларындагы мәктәпләрдә белем алучы укучылар килсә, быел исә өлкәнең Похвистнево районында урнашкан Подбельски авылындагы рус мәктәбендә укучы татар балалары килде.

Подбельски урта мәктәбендә 400 бала укый, шуларның 100е – татарлар. Бу мәктәпкә күрше алты урыс авылыннан да балаларны ташыйлар.

Урыс авылында каян шулкадәр татар балалары диюмә: “Заманында Подбельскида кош фабрикасы салган булганнар, эшкә татарлар агылып килгән”, диде мөгаллимә Зөлфия Хәбибуллина.

Кыргый капитализм фабриканы тараткан, татарлар төпләнеп калганнар. Ә балалары әле һаман да чишмә, су буйлары, сандугачлар, күбәләкләр, каеннар, торналар турында җырлый, бии, хәтта сәхнәдә шаяра да белә. Кызлары бер матур булса, егетләре дә сокланырлык.

Балалар фестивалендә “Тәфтиләү,” “Әллүки”ләр дә, замана ритмнары да, дини авазлар да яңгырады. Дини авазлар да урынлы булды, чөнки шагыйрь мондый юллар язып калдырган:

Гомернең иң читен, җайсыз, уңгайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән бер гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.

Фестивальдә шулай ук Тольятти, Самар шәһәрләренең төрле мәктәпләрендә белем алучы укучылар да катнашты. Самарның 41нче мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы Диләрә Сабирҗанова “Шүрәле” поэмасыннан өзекләрне татар, инглиз, француз телләрендә сөйләп күрсәтте.

Татар балаларының рояльдә уйнаулары да тамашага зыялылык өстәде. Дистәләгән еллар буена Казаннан бертуктаусыз артистлар килсә дә, рояльгә кушылып җырлаучы юк иде.
Диләрә Сабирҗанова "Шүрәле" поэмасыннан өзекләрне төрле телләрдә яңгыратты

Фестивальдә һәр чыгыш үзенә бер иҗат җимеше иде. 16 яшьлек Юлия Семенованың Рөстәм Яхинның: “Китмә, сандугач” көен башкаруы аеруча истә калды. “Бу әсәрне башкарганда мин үземне сандугачтай хис итәм” диде урыс кызы.

Татарстанның атказанган артисты Фердинанд Фәтхи классик җырларны башкарып, Тукай тематикасына тарихилык өстәде. Әхмәт Кәримовның баян авазлары халыкчанлык рухын көчәйтте. Ә инде Татарстан җыр-бию ансамбленең артистлары Григорий Сергеев һәм Сания Фәйзуллиналар яшь биючеләргә югары һөнәрмәндлек үрнәген күрсәтте.

Катнашучыларга өч йөзгә якын төрле татар китабы бүләк ителде. Тукаебызның 125 еллыгы җыр фестивале булып башланып китте, поэзия үрнәкләре белән баетылды, татар китабын зурлап түгәрәкләнде.

XS
SM
MD
LG