Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:30

Гагаринның галәмгә юл салуына 50 ел тулды


1961 елның 12 апрелендә иртәнге 9 сәгать 7 минутта Казакъстан даласында урнашкан “Байконур" космодромыннан "Восток-1” корабы кузгала. Галәмгә беренче булып юл салу форсаты яшь очучы-космонавт Юрий Гагаринга насыйп була.

Галәмгә очу өчен эзерләнгән төркемдә егерме кеше була. Шуларның берсе – татар кешесе Марс Рафиков. Ләкин дәүләт комиссиясе Гагаринны сайлап ала.

Галәмгә киткәндә эченнән янып-көйсә дә, Гагарин сер бирми, ипләп кенә корабына күтәрелә. Баш өстендә люклар ябылганда да тыныч була. Моторлар улый-улый кораб дер селкенеп кузгала башлагач, Гагарин “Поехали!” дигән мәшһүр сүзен кычкыра.

Гагарин очарына бер сәгать кала
"Советлар нәрсәдер әзерли" дигән имеш-мимешләр күптән йөрсә дә, Гагаринның очуы соңгы минутка кадәр сер итеп саклана. Хәтта аның хатыны һәм әнисе дә бу турыда берни белми.

Шөбһәләнергә нигезләр дә була. Гагарин очышына кадәр берничә сынау уңышсыз тәмамлана. Күп еллар узганнан соң, конструктор Константин Феоктистов үзенең хатирәләрендә “Восток” кораблары шул кадәр ышанычсыз булган ки, бүген анда беркем утырмас иде, дип искә ала.

Ләкин Америка белән советлар арасында галәмне яулау өчен көрәш барганда вак-төяк җитешсезлекләргә бик игътибар ителми.

Хәтта Гагарин очышында да кытыршылыклар була. Старт алдыннан люкның ябылып бетмәгәне ачыклана, старт 10 минутка кичектерелә. Җиргә төшкәндә корабның аерылырга тиешле җиһазы аерылмый интектерә. Төп парашютка ияреп ярдәмчесе ачыла, аларның буталу куркынычы туа. Скафандрдагы һава клапаны шундук ачылмый, Гагарин тончыга яза.

Ниһаять, аның төшәсе урыны да төгәл исәпләнмәгән була. Иделгә килеп төшмәс өчен, Гагаринга парашют җепләрен тартып, күп көч салырга туры килә.

Гагарин Самар өлкәсендәге бер басуга килеп төшә. Аның беренче күргәне басуда бәрәңге утыртып йөргән бер хатын-кыз була. Бу хәлне ул соңыннан күп тапкыр көлеп искә ала.

Гагарин (у) Хрущев белән Внуковода, 14 апрель 1961
Гагаринның галәмгә очуы Советлар Берлегенең зур казанышы була. Бу хәбәр килүгә Кырымда ял итеп яткан Хрущев шатлыгыннан өстәлгә менеп биегән диләр.

Шулай, 108 минут эчендә җир шарын әйләнеп чыгып гади авыл малае дөньяның мәшһүр кешесенә, тере потка әйләнә. Ул илдән илгә йөри башлый, иң югары даирәләрдә хөрмәтле кунак итеп кабул ителә.

Гагарин академиягә укырга керә, иҗтимагый эшләрдә катнаша башлый. Киләчәккә зур планнар кора, галәмгә американ астронавтлары белән бергә очу тәкъдимен күтәреп сыга. Җитәкчелек аның бу тәкъдимен катгый рәвештә кире кага.

Кызганыч, Гагаринның гомере кыска булып чыга, хыяллары тормышка ашмый кала. 1968 елның 27 мартында ул үзенең иптәше Владимир Серегин белән сынау очулары вакытында казага очрап һәлак була.

Казаның сәбәпләре әлегәчә сер булып кала. Рәсми версиягә күрә, пилотлар кисәк борылыш ясап, очкычны идарә итә алмыйча, җиргә мәтәлеп төшкән.

Ләкин пилотларның осталыгын белүчеләр бу аңлатмага ышанмый. Нәтиҗәдә, төрле гайре рәсми аңлатмалар барлыкка килә – бер билгесез очкычның һава дулкыныннан алып, кошлар өеренә кадәр. Хәтта Гагарин очу алдыннан салмыш булган дигән сүзләр йөри, гәрчә пилотларның канында хәмер эзләре табылмаса да.

Гагарин үлеменең рәсми аңлатмасына аның дусты һәм классташы Евгений Дербенков та ышанып бетми. “Юра бик дәрәҗәле кешегә әйләнә, күрәсең, аны махсус юк иткәннәр” ди ул.


Гагаринның авылдашлары аны эле дә сагынып искә ала. Смоленски өлкәсенең Клушино авылында радиобызның рус бүлеге хәбәрчеләре булып кайтты.

XS
SM
MD
LG