Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:20

Минскида шартлауга катнашы булуда шикләнелгән кешеләр кулга алынды


Кичә Мински метросында булган террор гамәленә катнашы булуда шикләнелгән берничә кеше кулга алынды, дип хәбәр итте Беларусның баш прокуроры урынбасары Андрей Швед.

Эчке эшләр министрлыгы бүген иртән шартлауга катнашы булырга мөмкин ике кешенең фотороботын таратты.

Дүшәмбе булган шартлауда 12 кеше үлде, 150ләп кеше яраланды, 40 кешенең хәле авыр булып кала. Зыян күрүчеләр арасында Русиянең өч ватандашы бар.

Шартлау 5-7 кг тротил көчендә булган. Шартлаткыч вак тимер белән төрелеп “Октябрьская” метро тукталышында утыргыч астына куелган булган.

13 апрель Минcкида матәм көне.

XS
SM
MD
LG