Accessibility links

Кайнар хәбәр

КГБ Мински шартавына өч фараз китерә


Беларус рәсмиләре дүшәмбе көнне Мински метросында булган шартлауның өч сәбәбе булырга мөмкин, дип белдерде.

Илнең дәүләт Иминлек Комитеты (КГБ) башлыгы Вадим Зайцев белдерүендә, шартлауны оештыручылар Беларуста тотрыксызлык булдырырга теләгән. Икенче сәбәп – яшь экстремистларның анархистларны хөкем итүгә җавабы була ала. Шулай ук бу җинаятьне рухи яктан сәламәт булмаган кеше оештырган булырга мөмкин, дип фаразлана.

Русиянең Федераль Иминлек Хезмәте (ФСБ) полковнигы Владимир Луценко шартлауны ислам террорчылары оештырган, дигән фараз белдерде.

Дүшәмбе булган шартлауда 12 кеше үлде, 150ләп кеше яраланды, 40 кешенең хәле авыр булып кала. Зыян күрүчеләр арасында Русиянең өч ватандашы бар.

Шартлау 5-7 кг тротил көчендә булган. Шартлаткыч вак тимер белән төрелеп “Октябрьская” метро тукталышында утыргыч астына куелган булган.

Европа Берлегенең тышкы сәясәте башлыгы Кэтрин Эштон һәлак булганнарның туганнарының кайгысын уртаклашты.

13 апрель Минскида матәм көне.
XS
SM
MD
LG