Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга яңа санкцияләр әзерли


Европа Берлеге Иранга яңа чикләүләр кертәчәген хәбәр итте. Бүген бу хакта Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг Люксембургта ачылган Европа Берлеге министрлары җыены алдыннан белдерде.

Һейг сүзләренә караганда, санкцияләр Иранда оппозиция җитәкчеләре һәм журналистларны эзәрлекләү, кулга алуга катнашы булган 32 рәсмигә каршы булачак.

Люксембургтагы очрашуда шулай ук Либия һәм башка төрле халыкара проблемалар турында сөйләшү булачак.
XS
SM
MD
LG