Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәмне өйрәнүдә Удмуртиянең дә өлеше бар


“Удмуртия – галәм орбитасында” күргәзмәсе
“Удмуртия – галәм орбитасында” күргәзмәсе

12 апрельдә дөнья күләмендә галәмгә беренче тапкыр кеше очуын зурлап билгеләп үттеләр. Һәр төбәк бу көннәрдә галәмне үзләштерүгә керткән роле хакында сөйләде. Удмуртиядә бу уңайдан Михаил Калашников исемендәге музей-күргәзмә комплексында “Удмуртия – галәм орбитасында” дип аталган күргәзмә ачылды.

Күргәзмәдә күп еллар сер булып торган, әлегә кадәр бер генә мәгълүмат чарасында да язылмаган әйберләр урын алган. Хәзер музейга килүчеләр Удмуртия заводларында галәм киңлеген үзләштерү өчен җитештерелгән техник җиһазлар белән якыннан таныша ала.

Күргәзмәнең төп урыны республиканың дүрт предприятиясенә бирелгән. Космос киңлеген үзләштерү җиһазлары 1958 елда мотозаводта җитештерелә башланган. Биредә космик корабларны төзү һәм аларны галәмгә җибәрү өчен аппаратура эшләп чыгарыла. Берничә елдан соң катлаулы аппаратураларны радиозаводта да җитештерә башлыйлар. Хәзер бу ике предприятия дә космик индустриянең иң олы заводлары булып исәпләнә һәм алар Русиянең федераль космик агентлыгына керә.

Ижау заводларында җитештерелгән приборлар
Күргәзмәдәге экспонатлар арасында төрле приборлар урын алган. Алар космик кораблар эчендә урнаштырылган яисә корабларның эшчәнлеген җирдән күзәтү мөмкинлеге тудырган системалар. Алар Байконурда, Советлар Берлегенең Фәнни Академиясенә караган диңгез корабларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында урнаштырылган булган.

Музейның экспозицияләр бүлеге җитәкчесе Дмитрий Беляев әйтүенчә, кораблар эчендә урнаштырылган телеметрия системасы башка күп төрле олы космик проектлар өчен дә җитештерелгән. Шулай ук “Восток”, “Восход”, “Союз”, “Прогресс” һәм “МИР” орбита станцияләрендә дә Удмуртия заводларында җитештерелгән приборлар булган.

Системаларның беренчеләре һәм соңрак ясалганнары
Галәм киңлекләрен үзләштерүдә Удмуртиянең иң атаклы заводларының берсе – “Ижсталь” корыч кою заводы да зур урын тоткан. Заводта коелган корыч иярченнәрнең кайбер детальләрен ясау өчен кулланылган.

Тагын кызыклы мәгълүмат. Беренче космонавт галәмгә очар алдыннан – галәмгә Звездочка кушаматлы эт белән җибәрелгән ракета Удмуртия җиренә килеп төшә. Аны коткаруда катнашкан очучы Лев Оккельман турында да экспозиция музейга килүчеләрдә кызыксыну тудырачак.
XS
SM
MD
LG