Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:29

2011 ел Төрки телле илләрдә Тукай елы дип игълан ителгән иде. Бу вакыйгага карата Казанның Тукай музеенда музыкаль-шигъри чара узды.


Тукайны төрки дөньяда үзе исән вакытта ук татарның даһие буларак кабул иткәннәр. Аның кайбер шигырьләре исә саф төрекчә дә язылган була. Шагыйрьнең төрекчә язуы һич тә очраклы түгел, ди Татарстан язучылар берлеге әгъзасы , язучы һәм тәрҗемәче Фатих Кутлу:

“1917 елның инкыйлабына кадәр мәктәп-мәдрәсәләрдә фарсы теле белән беррәттән төрек теле дә укытылган. Дәрдмәнд, Ризаэтдин Фәхретдин һәм башка язучылар да төрек телендә рәхәтләнеп аралашканнар”.
Фатих Кутлу шагыйрьнең кайбер төрекчә язылган шигырьләрен дә укып китте. Алар арасында Тукайның милләткә багышланган шигыре дә яңгырады.

Тукай үзебезнең меңъеллык әдәбиятыбызны гына түгел, шәрык, рус әдәбиятын да мул үзләштергән, иҗади файдаланган, ди галим Хатыйп Миңнегулов.

Бары тик соңгы гасырларда гына без татар, төрек, казакъныкы, дип аерабыз. Элегрәк исә төркиләрнең этник, мәдәни һәм башка яклардан үзара аерымлыкларына караганда, гомумилекләре көчлерәк булган, ди галим.

“Уртак кыйммәтләр, мөселман дине кыйммәтләре мөһим роль уйнаган. Һәм шулай ук график уртаклык та. Менә шушыннан безнең әби-бабайларыбыз инде элек-электән гарәп-фарсы авторларының әсәрләрен оригиналда укыган.

Госман, үзбәк, азәрбайҗан, уйгырларны әйтәсе дә юк. Алар бит шушы соңгы вакытта гына тәрҗемә ителә башлый.

Мәктәп-мәдрәсәләрдә китапларны берүк вакытта үзбәкләр дә, азәрбайҗаннар да, башкалар да укый, димәк алар уртак китаплардан укыган.

Тукай аларны якынайта, ул үзенең язганнарында татарныкын гына түгел, гомумән, шушы төрки-мөселман, төрки дөньясына хас булган уй-омтылышларын, ниятләрен дә, инсани кыйммәтләрен дә бирә”.

Казакъ язучысы Сабит Моканов үз вакытында Тукай турында: “Менә шушы вакыт эчендә төрки дөньясында күпме шагыйрьләр булды, әдипләр килде, әмма аларның берсе дә Тукайны алыштыра алмый”, дигән.

Бүген дә Тукайга тиң шагыйрь юктыр, ди Хатыйп Миңнегулов. “Хәзер шагыйрьләр күп бит инде, ләкин Тукай кебек, яки өлешчә аңа якыная торган, Мәҗит Гафури кебек милләт язмышын, татар язмышын, татарның кайгы-моңнарын, үзенең күңеленә якын итеп, шундый матур әдәби формада биргән башка зат юктыр”, диде ул.

“Тукай шигырьләре тагын да актуальрәк яңгырый”

Шагыйрьнең “Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?” дигән юллары әле бүген дә актуаль, ди галим.
Хатыйп Миңнегулов

“Кыенлык татарга үзенең мөстәкыйль дәүләте булмаганга килгән. Аңа карата геноцид сәясәте булган. Һәм Тукай шигырьләре безнең халыкка ышаныч биргән.

“Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк?”

Бүгенге Русиянең катлаулы вазгыятендә, шушындый катлаулы шартларда. Хәзер безнең милли мәктәпләребез өчен, милли матбугат, факультетларыбыз өчен көрәш барганда, бу юллар инде теге вакытка караганда да актуальрәк яңгырый”.

Чарада Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Нәҗибә Сафина да чыгыш ясады. Ул Тукайга багышланган, “Китмибез!”, дигән өр-яңа шигырен укыды.

Бу елны Казан федераль университетының көнчыгыш телләр факультетында, студентлар арасында Тукайның “Су анасын” төрекчәгә тәрҗемә итүдә бәйге игълан ителгән. Бәйгедә җиңеп чыккан Румия Ибраһимова үз тәрҗемәсен тәкъдим итте.

Кичәдә шулай ук Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Казан музыка училищесенең кызлар ансамбле дә чыгышлар ясады.

XS
SM
MD
LG