Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексей Навальный: “Путин китмичә Русия үзгәрми”


Навальный: "Коррупция хакимиятнең нигезен тәшкил итә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:32 0:00
йөкләү

"РосПил" интернет сәхифәсе авторы Алексей Навальный Русиядә коррупцияне хакимиятнең нигезе дип атый.

Соңгы вакытта Алексей Навальный белән бәйле булган интернет сәхифәләргә хакерлар һөҗүме артты. Навальный Русиядә коррупциягә чумган дәүләт оешмаларын фаш итәргә тырыша.

Әлбәттә, Русиядә коррупциягә каршы көрәшне күпләр бушка вакыт уздыру дип саный. Чөнки бу илдә кайсы гына тармакны алсаң да әшнәлек, ришвәт чәчәк ата. Ләкин Алексей Навальный вакланып тормыйча, баштан ук эре ширкәтләргә “ябышты”. Ул “Роснефть”, “Газпром” кебек дәүләт ширкәтләренә “кизәнергә” курыкмый һәм инде кайбер уңышларга да иреште.

Мисал өчен, ул үз гамәлләре белән дәүләт казнасына караган 264 миллион сумны табуын әйтә. Әмма бу әле ул кадәр зур акчалар түгел. Һөнәре белән юрист булган Навальный фикеренчә, дәүләткә караган эре ширкәтләрнең коррупциясе миллиардларча долларны тәшкил итә һәм ул моны исбат итә торган мәгълүматларны үзенең блогларында һәм тагын башка кайбер сәхифәләрдә урнаштырып килә.

Ләкин кайберәүләр аның бу эшенә каршы төшә. Алар сәхифәләрне чүп белән тутыра. Шул сәбәпле, Навальныйның “Тере журнал”дагы бите бу атнада ябылып торырга мәҗбүр булды. Шулай ук ул “чыгыш ясаган” кайбер башка сәхифәләрга хакерлар һөҗүме артты.

Навальныйны интернет кулланучылар гына белә

Навальный кайбер эре ширкәтләрнең миноритарный акционеры, ягъни аларның берничә хиссәсен сатып алган шәхес. Шуннан файдаланып, ул аларның җитәкчеләренә төрле “уңайсыз” сораулар бирә, шура утырышындагы документларны таләп итә. Бирмәгән очракта мәхкәмәгә мөрәҗәгать юллый.

Алексей булдырган “РосПил” интернет сәхифәсе ярдәмендә бүген һәркем шикле тыелган дәүләт заказын табарга һәм аны мәхкәмәгә бирүдә булышырга мөмкин. Ләкин бүгенге көндә гади халыкның күпчелеге интернет түгел, ә дәүләт телевидениесен карау сәбәпле, мондый кешенең һәм хәрәкәтнең барлыгын да белми.

Навальный үзе Мәскәүнең тимер юл вокзалы янындагы совет заманында төзелгән бер кысан гына бинаны яллаган. Ул утыра торган бүлмә берүк вакытта киңәшмәләр залын да үти. Кара футболка һәм джинсыдан булган Навальный үз фикерләрен төгәл һәм дәлилле итеп җиткерә.

Ул Русиядә түрәләр белән бәйле булган коррупциянең киң тамыр җәйгәнен әйтә. Һәм аны бетереп булмауны үзенчә аңлата.

“Коррупция шундый озын гомерле, чөнки бу хакимиятнең нигезен тәшкил итә. Коррупция булганга, Медведев белән Путин да үз урынында кала. Нәкъ коррупция элита берлегенең төп идеясе һәм төп ноктасы булып тора”, ди ул.

Түрәләр кесә калынайта

Навальный әле күптән түгел генә Русиядә иң хәерчеләрдән саналган Дагыстан финанс министрының үзенә 8,5 миллион сумлык Аudi машинасын алырга теләвен фаш итте. Әлеге хәл җәмәгатьчелектә шау-шу уятканнан соң, хөкүмәт вәкиле моннан баш тартты.

Ләкин Навальныйның аңа кадәр ирешкән “уңышлары” тагын да кызыграк. 2007 елны ул кайбер эре ширкәтләрнең берничә хиссәсен сатып ала башлый һәм җитәкчеләрдән әлеге керемне нәрсәгә тотуларын сорый. Һәм нәтиҗәдә ул бу акчаларның футбол клубларын сатып алуга, хосусый очкычларда очуга, төрле тау шуу курортларында ял итүгә китүен белгәч, ул акчаларның үзеннән урланганын аңлый.

“Шуңа мин гади юл сайладым. Әгәр җинаять шундый ачык рәвештә кылына икән, нишләп әле аны мәхкәмәгә бирмәскә? Нишләп әле аны прокуратурга язып карамаска? Бу бик гади әйбер, әмма миңа кадәр аның белән беркем дә шөгыльләнмәгән”, ди ул.

Узган елның ноябрендә Навальный дәүләтнең “Транснефть” ширкәтен фаш итте. Кытайга торбаүткәргечен сузу өчен бүленгән акчаның дүрт миллиард долларын түрәләр үзләренең кесәләренә тыгуын әйтте. Ул андагы ясалма килешүләрне ачып салды. Ләкин “Транснефть” моны кире какты. Шуңа да карамастан анда хәзер тикшерү эшләре бара.

Навальный шулай ук дәүләтнең “Газпром” һәм “Роснефть” документларын да сората. Үзләре бирмәгәч аны мәхкәмә аша таләп итә. Шулай ук ул ВТБ банкының Кытайда ясалган җиһазларын сатып алганда, 150 миллион долларга күбрәк түләвен санап чыгара. Чөнки ул турыдан-туры түгел, ә арадашчы ролен үтәгән Кыпрыстан ширкәте аркылы сатып алына. Монда да җитәкчеләрнең үз файдасына эшләве сизелә.

Навальный бизнес өлкәсенә кысылмавын, ә бары дәүләткә караган ширкәтләрдәге коррупцияне генә күзәтүен әйтә. Ул шактый гына җәмәгатьчелек урыннарында чыгыш ясый. Хәтта кайберәүләр ул президент булырга әзерләнә дип тә белдерә. Навальный үзе моны кире кага. “Бу илдә сайлаулар юк”, ди ул.

Үзенең танылуын Навальный бик гади аңлата. Моңа кадәр Кремльгә гамәлләр белән каршы торучы булмады дип саный.

“Меңнәрчә кеше Путин янындагы кешеләрнең караклар һәм бандитлар булуын сөйли. Мин аны хокуки нигездә тикшерергә телим. Килеп чыгармы, юкмы, анысы инде икенче мәсьәлә”, ди ул.

Һәркөн куркыныч яный

Әмма Навальныйның үзен шундый “юл яручы”га тиңләвенә барысы да ышанмый. Мисал өчен, “Яблоко” фиркасе вәкиле Галина Михалева элегрәк партия әгъзаларының зур түрәләрне фаш итә торган коррупция кампаниясен башлавын, әмма аларның тиз арада авызлары томалануын әйтә.

“Без аның нәрсә белән төгәлләнгәнен беләбез. Чөнки бер рәисне үтерделәр, берничә кешегә җинаять эше ачылды, тагын бер өлеше төрмәгә утыртылды”, ди ул.

Навальный заманында үзе дә “Яблоко” фиркасенә вәкиле иде. Әмма аның үтәмилләтчел карашлары, Рөхсәтсез миграциягә каршы хәрәкәткә теләктәшлек белдерү өчен 2007 елны аннан чыгардылар. Навальный чыннан да Русия мигрантлар белән тулган һәм анда “этник җинаятьләр” арта дип саный.

Хакимият әлегә Навальныйга бернинди басым ясаганы юк. Әмма ул һәркөнне үзенә куркыныч янаганын яхшы аңлый. Һәм мисал буларак адвокат Сергей Магнитскийның төрмәдә үлүен искә ала. Навальный киләчәктә коррупцияне фаш итә торган системаны булдыруны максат итеп куя. Ләкин үзенең бүгенге уңышларына карамастан, Путин “сәхнәдән” китми торып, Русиянең үзгәрәчәгенә ышанмый.
XS
SM
MD
LG