Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:14

13 апрельдә Галиәскәр Камал исемендәге театр бинасында республика мөселманнары корылтае узды. Алдагы дүрт елга Татарстан мөфтие итеп Илдус Фәиз сайланды.

Корылтайда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мөфти урынына Татарстан диния назәрәте рәисе вазифаларын башкаручы Илдус Фәиз, “Солтан” мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәй, Яшел Үзән районының имам-мөхтәсибе Габделхәмит Зиннәтулла намзәтләре тәкъдим ителгән иде. Корылтай әгъзалары мөфти итеп Илдус Фәизне сайлады. Аның өчен 504 тавыш бирелде.

Илдус Фәиз 1963 елда Татарстан республикасы Тәтеш районының Олы Тархан авылында туган. 1982-1984 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1989 елда Казан театр училищесын тәмамлап Кәрим Тинчурин исемендәге театрда эшли. 1999 елда Татарстан диния нәзарәтендә пропаганда бүлеген җитәкли. 2002 елда Болгар мәчетенең имам-хатибы була. Театрда эшләү дәверендә Казанның исламны кабул итүгә 1000 еллык мәдрәсәсендә белем ала. 2001-2002 елларда Катар һәм Үрдүн (Иордания) гарәп телен һәм хәдисләрне өйрәнү курсларын үтә. 2010 елда Татарстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары итеп сайлана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG