Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Фестивальдә йөздән артык кеше катнашты. Халык иҗаты бәйрәме өч буынны бергә сәхнәгә җыйды.

Әлеге бәйгедә Төмән районы Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” фольклор төркеме Гран-прига ия булды. Алар тамашачыларга “Каз куу” күренешен күрсәтте.

Татарстан дәүләт фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова фестивальдә халыкның тормыш-көнкүрешен чагылдырган күренешләр күп булуын һәм бик кызыклы йолаларны да сәхнәгә чыгаруларын әйтә. Өч буын бергә очрашкан вакытта өлкәннәрнең байлыгы яшьрәкләр күңеленә күчә.

“Каз куганда гына да без төрле тавышлар чыгарабыз. Колак аңа шулкадәр күнеккән булса да, сәхнәдән караганда “әй, без менә болай әйтәбез”, “ә, без болай чакырабыз” дип искә төшереп утыру да күңелләрне авыл мохитына алып китә. Халык тормышын чагылдырган кечкенә генә кинофильм кебек күренә”, ди Җәүһәрова.

Шыкчалар моннан 2 ел элек Төмәндә үткән II Бөтенрусия “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә дә Гран-прига лаек булган иде. Алар ул вакытта тамашачыга “Көтү каршылау” күренешен тәкъдим иттеләр.

Өлкә фестивален оештыручылар әйтүенчә, Төмәндә узган Русия күләм бәйге үзләрендә дә халык иҗатын барлап торуга этәргеч ясаган. Бу чараны үткәрүдә Төмән өлкәсе татарлары конгрессына милли эшләр комитеты, мәдәният департаменты да теләктәшлек күрсәткән.

Төмәннәр киләсе елга төйдерәчәк


Өлкә күләмендәге фольклор фестивален 2 елга бер тапкыр үткәреп торырга килешкәннәр. Ә алар арасында халык иҗатының аерым бер төренә генә караган бәйгегә чыгачаклар. Киләсе елга “Төйдереп бию” бәйгесе булачак.

Галия апа Сәгитуллина һәм баянда Чәгвәр Касыймов
Үзенчәлекле тавышлар чыгарып, себерчә әйтсәк, “аяк уен уйнау”, бу якларда бигрәк тә популяр. Әмма яшьләр арасында аның бөтен нечкәлекләрен, осталыкларын белүчеләр инде юк дияргә була.

Өлкә күләмендәге фольклор фестивалендә Индерәйдән килгән 80 яшәр Галия апа Сәгитуллинаның төйдереп биюенә һәркемнең исе киткән.

“Галия апаның бер бию эченә сыйган спектаклен, аны күрү кирәк. Бу спектакльне алга таба да башкаручылар булырга тиеш. Себерчә төйдерүнең шуның кадәр нечкә төсмерләре бар бит аның”, ди Җәүһәрова.

Ә Ялутр шәһәрендәге “Сандугач” ансамбле кызлары бер-берсе каршында төйдереп биеп, аяк уены белән сүз көрәштергәннәр. Монысы да үзе бер тамаша булып торган.

Һәр җырның, бәетнең дә үз төсмере бар


Нинди генә халык җыры, биюе һәм такмагы булмасын, һәр як аны үзенчә күңелендә саклый. Әнә Яркәү районы Тархан авылыннан килгән өлкән яшьтәге Гайния апа Юнысова “Шәм Шәрифкәй”не төмәннәр күңелендә генә сакланган сүзләр белән халыкка тәкъдим иткән. Бу җыр Омски якларыннан дөньяга чыккан дип санала.

Төмән өлкәсе фольклор фестивале татарлар күп булып яшәгән районнарда җиңгәннәрне җыйган. Алар алдан үзләрендә осталыкка ярышкан инде. Өлкә бәйгесенә Төмән, Тобол, Яркәү, Вагай, Түбән Тәүде, Ялутр районнарыннан 100гә якын кеше килгән. Көндезге сәгать икедә башлануга карамастан, тамашачы да 600 кешелек залны тутырып килгән. 4 сәгатькә сузылган тамашаны сизми дә калганнар. "Инде бетте дә мени?" дип таралышканнар.

“Фольклор мирасны күрү һәм аны күрергә өйрәтү туган җиргә, халыкка мәхәббәт тәрбияләү дә булып тора. Әдәби тел милләтне берләштерсә, халык авыз иҗаты билгеле бер төбәктә яши торган халыкның күзаллавын, яшәү рәвешен үзенә генә хас булган теле аркылы күрсәтә. Халык иҗаты белән без телне дә, үзенчәлекле шиваләрне дә саклыйбыз”, ди Җәүһәрова.

Русиякүләм фестиваль Пермьдә булачак


Татарстаннан кала Русиянең бер генә төбәгендә дә әлегә кадәр өлкә күләмендә фольклор фестивальләре булганы юк иде.
Узган җәй Татарстан да үзендәге халык иҗаты осталарын барлауны башлап җибәрде. Биектау районында “Иске Казан – Түгәрәк уен” фольклор фестивале үтте.

IV Бөтенрусия фольклор фестивале быел көзгә таба Пермьдә узачак. III фестиваль Екатеринбурда булган иде.

Русиядәге татар халык иҗатын, гореф-гадәтләрен, тормыш-көнкүреш йолаларын барлау 2008 елда Ульян өлкәсенең Иске Кулатка якларында башланып китте. I фестиваль анда булган иде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG