Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчеләре хөрмәтләнде


“Ел укытучысы - 2011” -- Заһидә Камалова
“Ел укытучысы - 2011” -- Заһидә Камалова

Башкортстанда “Ел укытучысы-2011” республика бәйгесе тәмамланды. Аңа йомгаклар Уфада, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында ясалды.

Зур бәйрәм төсен алган шушы чарада укытучыларны котларга Башкортстан хөкүмәте вәкилләре, мәгариф министрлыгы җитәкчеләре, “Бердәм Русия” фиркасенең Башкортстан төбәк бүлеге вәкилләре, шулай ук Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле килгән иде. Залда бәйгенең жюри әгъзалары, төрле югары уку йортлары мөгаллимнәре, мәктәп укытучылары һәм укучылары да булды.

Тантананы барлык укытучыларга иң җылы котлау сүзләре һәм киләчәккә матур теләкләре белән Башкортстан вице-премьеры Зөһрә Рәхмәтуллина ачты. Ул шулай ук ил хөкүмәтендә укытучыларга хезмәт хакларын 30 процентка күтәрү турында карар кабул ителүе хакында да әйтеп, мәгарифкә карата игътибар артуын ассызыклады.

“Ел укытучысы-2011” бәйгесендә җиңүчеләрне хөрмәтләү күренекле сәнгать осталарының һәм балалар үзешчән төркемнәренең искиткеч матур чыгышлары белән үрелеп барды.

“Ел укытучысы” ярышмасында быел җәмгысе 123 укытучы көч сынашкан. Аларны жюри әгъзалары өч юнәлешкә - “Ел укытучысы”, “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм “Иң яхшы рус теле һәм әдәбияты укытучысы” төркемнәренә бүлеп бәяләгән.

Альберт Максютов татар укытучылары белән
Быелгы бәйгедә ярымфиналга һәм финалга җәмгысе 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы чыккан. Шуларның бишесе финалга үтү бәхетенә иреште. Менә алар: Дүртөйле районы Семилетка авылы урта мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидә Камалова, Агыйдел шәһәренең 2нче санлы урта мәктәбе укытучысы Мөбәрәк Мостафин, Бүздәк районы үзәгенең 1нче санлы урта мәктәбеннән Гөлнара Сәлахова, Бәләбәй шәһәренең 1нче санлы гимназиясеннән Гөлнара Хәбибрахманова һәм Миякә районы Ишле авылы урта мәктәбеннән Ирина Яруллина.

Шушы бишлек арасыннан жюри иң көчлесе дип Заһидә Камалованы тапкан. Аңа “Ел укытучысы-2011” исеме бирелде. Шушы ук исем аңа “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән югары исемне алуга да юл ача. Чөнки Башкортстанда шундый матур тәртип кабул ителгән.
Заһидә Камалова 1995 елда Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаган. Шуннан бирле Дүртөйле районы Семилетка авылы мәктәбендә балаларга ана телебезне укыта.

Ярымфиналга үткән башка татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бүләксез калмады. Аларның алдынгы эш тәҗрибәсе төрле номинацияләрдә билгеләнде. Краснокама районыннан Лилия Сираева, Чакмагыш районыннан Любовь Сөләйманова, Нефтекама шәһәреннән Гөлназ Клочкова, Гафури районыннан Римма Бухарова, Әлшәй районыннан Эльвира Саматова, Благовар районыннан Зөлфия Юнысова, Стәрлетамак районыннан Зилә Рәхмәтуллина, Туймазы районыннан Лилия Миңнеханова, Тәтешле районыннан Рәмилә Әүхәдиева, Стәрлетамак шәһәреннән Алсу Нурбакиева һәм Шаран районыннан Рәзилә Фәттахова, төрле юнәлештә үзләренең югары һөнәри осталыгын күрсәтеп, дипломнар һәм бүләкләр алды.

“Ел укытучысы-2011” җиңүчесе дип биш кеше танылды. Аларга бүләкләрне Башкортстан мәгариф министры Әлфис Гаязов тапшырды һәм иң ихлас котлау сүзләрен җиткерде. “Ел укытучысы” бәйгесендә абсолют җиңүче дип Туймазы шәһәреннән тарих укытучысы Евгений Ромадов танылды. Бүләк алгач ясаган тирән мәгънәле һәм хисле чыгышында ул шушы бәйгене югары дәрәҗәдә оештыручыларга һәм барлык укытучыларга йөрәк түреннән чыккан олы рәхмәтен һәм җылы котлауларын ирештерде.

Тантанада катнашкан Татарстан республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов бәйгедә җиңеп чыккан татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән аерым очрашып сөйләште. Ул әңгәмә барышында милләт укытучыларының эшчәнлеге белән кызыксынды һәм хәл ителәсе мәсьәләләр хакында белеште. Киләчәктә татар укытучылары проблемаларын районнарга һәм шәһәрләргә барып та өйрәнү ниятләрен әйтте Альберт Максютов. “Алдынгы эш тәҗрибәсен киңрәк җәелдерү өчен татар укытучыларының очрашуларын, семинарларын һәм “түгәрәк өстәл” фикер алышуларын ешрак оештыру да максатка ярашлы булыр иде”, дип билгеләде ул.

Шул ук вакытта, “Башкортстан татарлары” берлеге дә “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы” бәйгесендә җиңүчеләрне аерым кабул итеп ихлас тәбрикләде, рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.

Әлеге матур чарага республика укытучылары бәйгесенең ярымфиналына үткән 26 татар теле һәм әдәбияты укытучысы чакырылды. Шуларның бишесе әле шушы киеренке бәйгенең финал өлешенә дә үткән иде.

Рамил Бигнов котлый
Үз һөнәрләрендә зур уңышларга ирешкән мөгаллимнәрне котларга “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов һәм Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов килде. Шулай ук бу бәйгеләрдә жюри әгъзалары булган Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөгаллимнәре Лилия Сәгыйдуллина белән Рамил Миңнеәхмәтов та катнашты.

Ихлас шартларда узган очрашуны “Башкортстан татарлары” берлеге рәисе Рамил Бигнов ачты һәм республикадагы барлык татар теле һәм әдәбияты укытучыларының да туган телебезне, мәдәниятебезне, милли йолаларыбызны һәм гореф-гадәтләребезне саклауда гаять зур өлеш кертүен билгеләп, аларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде. Аннан соң Рамил әфәнде чарада катнашкан барлык укытучыларга да “Башкорстан татарлары” берлеге исеменнән әзерләнгән рәхмәт хатларын тапшырды. Ә республика бәйгесенең финалына чыккан биш мөгаллим исә акчалата бүләкләргә дә ия булды.

Кичәдә Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы даими вәкиле Алик Локманов та чыгыш ясады. Башкортстан шартларында ана телебезне саклап калуның зур әһәмияткә ия булуын әйтеп, бу өлкәдәге кайбер проблемаларга игътибарны юнәлтте ул һәм хәл ителәсе бурычларга тукталды.

Аннан соң очрашуда сүз барлык укытучыларга да бирелде. Бу юлы ярымфиналга һәм финалга үткән укытучыларның күпчелеге Чакмагыш, Бүздәк, Кушнаренко, Борай, Туймазы, Краснокама, Миякә, Гафури, Дүртөйле районнарыннан килгән. Кичәдә чыгыш ясаган укучытучылар үз төбәкләрендә татар теле һәм әдәбиятын укыту торышы белән таныштырды һәм үзләренең алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Соңыннан сөйләшү чәй табыны артында дәвам итте, җырга маһир укытучылар моңлы җырлар башкарды, шигырь язучылар үз әсәрләрен укып ишеттерде.
XS
SM
MD
LG