Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:21

Мински метросында булган шартлауны оештырган ике кеше үз гаепләрен таныды, диде президент. Бүген башкалада матәм көне.

Дүшәмбе көнне Мински метросында булган шартлауга бәйле ике кешенең кулга алынуы хәбәр ителеп берничә сәгать узганнан соң Беларус президенты белдерү ясады.

“Җинаять бүген иртәнге 5тә ачылды. Милиция һәм иминлек хезмәтенең катлаулы чарасы нәтиҗәсендә террор гамәлен оештыручылар табылды һәм бер тавышсыз-тынсыз кичә кичке 9да кулга алынды. Иртәнге 5тә алар җинаять кылуларын таныды,” диде Лукашенка.

Дүшәмбе шартлавы өчен гаепләрен таныган ике кеше 2008 елда Минскида һәм 2005 елда Витебскидагы шартлауларны оештыруга катнашы булганнарын да әйткән.

Беларус белән 1994 елдан бирле идарә иткән Лукашенка шартлауларны оештырган “сәяси көчләр” дә тикшереләчәк, диде. Моның белән ул оппозициягә ишарә ясады.

“Көнбатышның кисәтүләре, демократияләренә карамастан һөҗүмне кылырга кушкан кешеләр дә җавапка тартылачак”, диде президент.

Оппозиция яңа золымга дучар булачагына борчыла. Берничә кешедән эчке эшләр идарәләрендә бармак эзләре алынган, 11 апрель кайда булганнарын сораганнар.

Шартлауны күпләр Русиядә булган террор гамәлләре белән чагыштырса да, Беларус тарихында ислам террорчыларының булганы юк.

Мински урамнарында матәм чараларында катнашкан халык фаҗигага аңлатма таба алмады:

“Нәрсә дип әйтергә дә белмим. Чеченнар шартлаткан диләр, ләкин алар белән бер каршылыгыбыз да булганы юк бит. Кайберәүләр оппозицияне гаепли. Алар барыр микән бу адымга? Белмим...”

“Чеченнар беларусларны ярата. Алар безне нишләп шартлатсын? Минемчә, бу шартлауны оппозиция оештырган. Алар мәйданнарда гына теләкләренә ирешә алмады, шуңа террорга тотынды...”

“Моны бары тик бик тирән кайгыда булган кеше эшләгән булырга мөмкин, чарасыз бер кеше. Халыкара террор турында сүз дә була алмый монда...”

Шулай ук иминлек көчләре чынбарлыкны яшерә, дип уйлаучылар да күп.

11 апрель булган террор гамәле нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булды, 150ләп кеше яраланды.

Бүген Минскида матәм көне.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG