Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:50

Филология фәннәре докторы, атаклы галимә Дөрия Рамазанова, Башкортстан шартларында башкорт телен атнасына 1 сәгать укыту җитә дип саный һәм Бәләбәй татар гимназиясе җитәкчесе Нурмөхәммәт Хөсәеновны хуплый.


Белгәнегезчә, бу уку йорты җитәкчесен “Мәгариф турында”гы канунны бозуда, төп укыту планнарын тиешле күләмдә үтәмәүдә гаепләгәннәр иде. Башкортстанның мәгариф өлкәсен күзәтүче һәм контрольдә тоту идарәсе Бәләбәй татар гимназиясен тикшереп, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Тикшерүчеләр, Башкортстан кануннары нигезендә, башкорт теле дәүләт теле буларак башлангыч сыйныфларда да һәм атнасына ике сәгать укытылырга тиеш, ди.

Гимназия җитәкчесе бу гаепләүләр белән килешмәде. Әлеге бәхәсне 12 апрель көнне Бәләбәйдә җәмәгать хөкемдары Ирина Тихоновна Деревянных тикшерде һәм административ эшне туктату карарын чыгарды.

Ягъни хөкемдар, Бәләбәй татар гимназиясе башкорт телен 7-11 сыйныфларда атнасына 1 сәгать укыту кануннарга каршы килми дип санады.

“Телләрне чагыштырып өйрәнү мөһим”



Татар дөньясында яхшы билгеле филология фәннәре докторы, атаклы галимә Дөрия Рамазанова да, Башкортстан шартларында башкорт телен атнасына 1 сәгать укыту җитә, дип саный.

“Мин – ул якларны күп еллар өйрәнгән кеше, татар һәм башкорт авылларында булып, күп хезмәтләр язган кеше. Бу телләр – төрки телләр арасында үзара аеруча якын булган телләр. Моны зур галимнәр Фазыл Нәфәсиев, Томас Гарипов кебек зур галимнәр дә моны статистик тикшеренүләр белән дә раслады.
Дөрия Рамазанова

Балаларга бу телләрне интеграция белән һәм чагыштырып укытуның әһәмияте бик зур дип саныйм. Бу укучыларның карашларын киңәйтү һәм уртаклыкларны өйрәнү өчен, бер-берсенең көнкүреш, гореф-гадәтләрен аңлату өчен дә файдалы. Болар барысы да бер сәгать эчендә башкарыла ала дип уйлыйм”, ди галимә.

Нурмөхәммәт Хөсәенов, галимнәрнең тикшерүләренә нигезләнеп, татар телен белгән балага башкорт телендә булган аерым хәреф һәм авазларны өйрәнер өчен бөтен укыту сәгатьләренең 2 проценты җитә дип саный. Ягъни гимназиядә татар теле 41 сәгать укытылса, шул вакытның 2 проценты башкорт телен өйрәнү өчен бик җитә, ди гимназия мөдире.

Хөсәенов төрки телләр белгече А. Руанның фәнни хезмәтенә нигезләнә. Ул тикшеренүләр үткәреп, татар һәм башкорт телләре 98 процентка бер-берсенә тәңгәл, ягъни нигездә бер ук тел дигән нәтиҗә чыгарган булган. АКШ галиме Хафиз Мәлик та шундый фикердә тора икән.

Бу шартларда да татар гимназиясе җитәкчесе мәгариф оешмасы таләбе белән, ата-аналар белән килешеп, 7-11 сыйныфларда башкорт теле дәресләрен кертә. Башкортстанның төп укыту планына караганда, башкорт теле, беренче сыйныфтан кала, атнасына 2 сәгать укытылырга тиеш. Туган телгә дә шул ук күләмдә вакыт бирелә. Бәләбәй татар гимназиясендә башкорт теле атнага бер генә сәгать кергән.

“Татар һәм башкорт телләре бер тел түгел”

Әмма филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова башкорт һәм татар телләрен бик якын телләр дип санаса да, бер ук тел дигән фикер белән килешми. Алай да башкорт телен атнасына бер укыту җитә дип саный ул.

“Татар һәм башкорт телләре икесе бер тел дигән фикер XX гасыр башында ук йөргән. Алар – бик якын телләр, әмма икесе ике тел. Башкорт һәм татар телләренең фонетик системы бөтенләй башка, мин башкорт телен мөстәкыйль тел, дип саныйм.

Шулай да гамәли очракта, укытуда бер сәгатен киметкәннәр икән, мин монда бернинди куркыныч әйбер күрмим. Башлангыч сыйныфларда аны укыту чыннан да кирәк түгелдер, әмма дәүләт теле буларак аның турында мәгълүмат бирү кирәк”, ди филология фәннәре докторы Дөрия Рамазанова.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG