Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәләбәй татар гимназиясе мәхкәмәдә җиңде


Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

Бәләбәй татар гимназиясенең мәхкәмәләшүдән башы чыкмый. Мәгарифне күзәтү ширкәте гимназиядә башкорт теле җитәрлек укытылмый дип мәхкәмәгә биргән иде.

Эш шунда, башка мәктәпләр, дәүләт теле буларак, башкорт телен атнасына ике сәгать укытсалар, биредә бер сәгать укытканнар.

Гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов сүзләренчә, монда канун бозу юк. Чөнки яңа кагыйдәләргә ярашлы милли телләрне күпме укытуны ата-аналар үзләре хәл итә ала. Шуңа өстәп Хөсәенов: “Атнасына ике сәгать укыган балалар белән белемдә ярыштырсак, безнекеләр җиңүенә иманым камил”, дип тә ирештерде.

Мәхкәмә башкорт телен бер сәгать укытуда җинаять юк дип гимназия файдасына карар чыгарды. Дөрес, мәхкәмәгә бирүче якның югары мәхкәмәләргә бирү-бирмәве әлегә билгеле түгел.

Гимназия тагы бер мәсьәлә буенча мәхкәмәләшә. Бу турыда Нурмөхәммәт Хөсәенов шуларны сөйләде:

“Илдә һәм республикада балалар бакчалары җитмәвен искә алып, мәктәп каршында югары мәктәпкә әзерләү төркеме ачкан идек. Аның документларын мәгарифне күзәтү ширкәте һаман кире кайтармый. Канун буенча ул егерме көндә эшләнергә тиеш. Мин моны алар махсус суза дип бәялим. Һәм аларны мәхкәмәгә бирәчәкмен. Без лицензия булмауга карамастан эшли башлаган идек. Безне шуның өчен мәхкәмәгә бирделәр. Ә чынлыкта уку йортының бер лицензиясе бар һәм шуңа кушымта гына булырга тиеш”.
XS
SM
MD
LG