Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Катарда Либия элемтә төркеме киңәшмәсе бара


Британия тышкы эшләр министры Уильям Һейг, Мөәммәр Каддафи режимына каршы торган көчләргә финанс ярдәмне оештыру кирәклеге турында белдерде.

Бүген Катар башкаласы Доһада Либия элемтә төркеменең киңәшмәсе ачылды. Очрашуга 40лап ил һәм халыкара оешма вәкилләре килде.

Британия министры Каддафинең урыныннан китүен тизләтү өчен БМО Иминлек Шурасы резолюциясе кысаларында чаралар күрергә чакырды. БМО генераль секретаре Пан Ги Мун халыкара җәмәгатьчелекне Либиягә карата бердәм сәясәт алып барырга чакырды.

Либия турында киңәшмә бүген шулай ук Парижда үтә. Анда Франция һәм Британия җитәкчеләре катнаша.

XS
SM
MD
LG